-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 сентябрь , 14:30

Йөрәкне сакларга кирәк!

23-29 сентябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы "Йөрәккә җаваплы мөнәсәбәт атналыгы" (29 сентябрьдә билгеләнүче Бөтендөнья йөрәк көне уңаеннан) үткәрелүен игълан итте.  

Йөрәкне сакларга кирәк!
Йөрәкне сакларга кирәк!

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш, беренчел медицина-санитария ярдәме системасы үсеше белән берлектә, гомер озынлыгын арттыруның төп чараларының берсе булып тора.

Йөрәк — тәнебезнең иң мөһим органы. Кешенең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы йөрәк-кан тамырлары системасы торышына турыдан-туры бәйле. Яшь чактан ук йөрәкне сакларга кирәк.

Атнага кимендә 150 минут дәвамында уртача физик активлыкны саклау, рациональ туклану, шулай ук кан басымын һәм йөрәк ритмын, липид профилен контрольдә тоту бик мөһим.

Алдагы атнаның максаты — йөрәк авыруларының ачыклануын, гражданнарның дару терапиясе куллануын, профилактик консультацияләр бирүнең колачлануын, йөрәк авыруларын профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләсе буенча мәгълүматлылыкны һәм мотивациялелекне арттыру.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: