+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 сентябрь 2024, 07:38

Хәтер югала, әйберләр табылмый, кәеф үзгәрә...

Иртәгә, 21 сентябрьдә, Бөтендөнья Альцгеймер авыруы белән көрәш көне билгеләп үтелә. Хәвефле авыруны урап узу мөмкинме, ничек кисәтергә?

Хәтер югала, әйберләр табылмый, кәеф үзгәрә...Хәтер югала, әйберләр табылмый, кәеф үзгәрә...
Хәтер югала, әйберләр табылмый, кәеф үзгәрә...

21 сентябрьдә бөтен дөнья оешмалары үз көчләрен Альцгеймер авыруы һәм деменция турында халыкта хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан берләштерә.

Альцгеймер авыруы — деменциянең иң таралган формасы. Ул хәтерне һәм башка мөһим танып-белү сәләтен югалту кебек тайпылышларны үз эченә ала. Алар еш кына кешенең көндәлек тормышына комачаулый. Деменция белән бәйле мәгълүмат җитмәү тиз арада хәл итәргә кирәкле проблема булып кала. Күпчелек кеше бу авыруны картаюның гадәти күренеше дип саный һәм ялгыша.

Чынлап та, Альцгеймер белән авыручыларның күбесе 65 яшьтән өлкәнрәк. Шулай да, авыру 65 яшькә кадәрге кешеләрдә дә очрый. Картлык белән һәр кешенең баш мие үзгәрә, ләкин Альцгеймерның картлыкның гадәти өлеше түгеллеген аңлау мөһим. Хәтер югалту — Альцгеймерның беренче кисәтүче билгеләренең берсе. Авыруның башлангыч этабында хәтерне югалтудан тыш түбәндәге билгеләр бар:

кеше таныш урыннарда югалырга мөмкин;
акчаны санау, исәпләү, түләү кыенлаша;
кеше бер үк сорауны берничә тапкыр бирә;
көндәлек эшләрне башкару өчен күбрәк вакыт кирәк була башлый;
әйберләрне югалта;
кинәт кәеф үзгәрә.

Авыруны кисәтү өчен табиблар ниләр киңәш итә?
* 40 яшьләрдән башлап, систолик артериаль кан басымын 130 миллиметр дәрәҗәсендә тотарга кирәк, түбәнрәк булса да ярый.
* Ишетү начарайган хәлдә ишетү аппаратлары кулланырга, колакларны югары тавыш дәрәҗәсеннән сакларга кирәк.
* Һава чисталыгы, тәмәке төтене булмау мөһим.
* Баш җәрәхәтләреннән сак булырга кирәк. Моның өчен хәвефле эшчәнлектән баш тартырга киңәш ителә.
* Алкоголь куллануны чикләргә, атнасына 210 миллилитрдан да артык чиста алкоголь куллану тыела.
* Тәмәке тартуны ташларга кирәк.
* Һәр балага башлангыч һәм урта белем бирүне тәэмин итү мөһим.
* Өлкән яшькә кадәр актив тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Өлкән яшьтә дә мөмкин.
* Симерү һәм диабет хәвефен киметү зарур.
* Спорт белән актив шөгыльләнү дә деменция үсеше хәвефен киметә.

Ике яки аннан да күбрәк чит телләрне белү авыруны уртача 5 елга кичектерергә мөмкинлек бирә. Бу фәнни тикшеренүләр белән расланган. Бельгиядә бер-ике чит тел белгән олы яшьтәге кешеләрне өйрәнгәннәр. Икенче төркемдә деменциянең беренче билгеләре соңрак күзәтелгән.

Сәламәт булыгыз!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас