+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 сентябрь 2024, 04:34

Пациентлар өчен дәвалау да, шартлар да уңайлы булсын!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең медицина тармагы алдына куйган төп бурыч шундый  

Пациентлар өчен дәвалау да, шартлар да уңайлы булсын!Пациентлар өчен дәвалау да, шартлар да уңайлы булсын!
Пациентлар өчен дәвалау да, шартлар да уңайлы булсын!

2019 елдан Башкортстанда төзелгән һәм ремонтланган медицина учреждениеләре саны – 400дән артык. Алдагы елга да планнар зурдан. Әбҗәлил, Учалы, Благовещен һәм Яңавыл районнарында – балалар, Аскында өлкәннәр поликлиникалары төзеләчәк. Бакалы поликлиникасының яңа корпусын, Учалы шәһәр дәваханәсенең хирургия корпусын төзү планлаштырылган. Модульле 131 конструкция урнаштырылачак.

“Безнең бурыч – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм һәркем өчен, шул исәптән ерак авылларда яшәүчеләр өчен дә уңайлы итү,” – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Соңгы биш елда төзелгән медицина объектларының барысы да төбәк Башлыгы куйган бурычка җавап бирә.


Мәсәлән, Уфадагы Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге – көтеп алынган югары технологияле сәламәтлек саклау объекты. Ул быел февральдә ачылды. Үзәкне төзү 2021 елның сентябреннән 2023 елның декабренә кадәр рекордлы кыска вакыт эчендә башкарылды. Пациентлар үзәккә 18 гыйнвардан ук госпитализацияләнә башлады.
Бу – гомум мәйданы 17,7 мең квадрат метр булган 7 катлы бина, аның пациентлар кабул итү куәте 92 урын тәшкил итә. Үзәкнең структур бүлекчәләре булып, 30 урынлык – онкология, 30 урынлык онкология һәм гематология, 10 урынлык иммунология бүлекләре, 10 урынлык көндезге стационар, 6 урынлык анестезиология һәм реанимация бүлеге, амбулатор кабул итү кабинетлары, операция блогы тора.
Безнең республика өчен уникаль факт булып, үзәктә беренче тапкыр сөяк миен трансплантацияләү буенча 6 урынлык бүлек, үз криобанкы булган гемопоэтик кәүсәле күзәнәкләр кабинеты, сөяк җилеген эшкәртү, саклау һәм гемопоэтик кәүсәле күзәнәкләр бүлеге оештырылуы тора.


Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәгендә яңа туган балалардан алып, 18-21 яшькә кадәрге педиатрия онкологиясе авыруларының барлык төрләренә хирургия, химиотерапия, таргет терапиясе, иммунотерапия, нур терапиясе кулланып, диагностика, дәвалау оештырыла. Шулай ук тире, тире асты, плексиформ нейрофибромаларны, периферик нерв тышчаларының яман шешләрен, үзәк нерв системасы, күрү юллары глиомаларын, рабдомиосаркомаларны, феохромоцитомаларны, нейробластомаларны һәм башка неопластик процессларны да кертеп, нейрофиброматоз белән ассоциацияләнгән барлык шешләргә диагностика һәм терапия үткәрелә. Биредә балаларда, шул исәптән элек тикшерелмәгәннәрдә дә, шешләрнең теләсә нинди төрен диагностикалау өчен тикшеренүләрнең бөтен комплексы башкарыла.
Моннан тыш, үзәккә диагностика үтәргә һәм дәваланырга кан һәм канъясагыч системада яман булмаган шешләрнең барлык вариантлары, иммун тайпылышлары һәм иммунодефицитлары булган пациентлар җибәрелергә мөмкин.


Үзәк күппрофильле структур бүлекчә булып тора, анда мультидисциплинар хезмәттәшлек кысаларында теләсә кайсы профильдәге педиатрия белгечләрен җәлеп итәргә мөмкин. Барлык кирәкле тикшеренүләр, шул исәптән лаборатория, инструменталь тикшеренүләрнең барлык төрләре, УЗИ, КТ, МРТ, шул исәптән тоталь МРТ, гистологик, иммуногостихомик, молекуляр-генетик тикшеренүләр белән биопсияләрнең бик күп төрләре үткәрелә.


Тикшеренү һәм дәвалау амбулатор, көндезге һәм тәүлек буе эшли торган стационар шартларда үткәрелергә мөмкин. Үзәктә пациентны һәм аның ата-анасын аерым изоляцияләнгән палатада булу мөмкинлеге белән уңайлы урнаштыру өчен уникаль шартлар булдырылган, балага гына түгел, аның законлы вәкиленә дә карават бирелә, туклану оештырыла.
Шулай ук, биредә авыру балаларга белем алуны “УчимЗнаем” госпиталь мәктәбендә дәвам итү мөмкинлеге бар.

Федераль махсуслаштырылган үзәкләрдә белем алган Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәгенең югары квалификацияле медицина белгечләре – үз һөнәренең осталары.

“Бу үзәк – көтеп алынган сәламәтлек саклау объектларының берсе. Кызганычка каршы, балалар авырый, һәм кайчак бик каты авырый. Шуңа күрә без Башкортстанда аларга дәвалану өчен дә, уңайлы булсын өчен дә иң яхшы шартлар булуын теләдек. Бу хәзер– чыннан да, иң югары технологияле объектларның берсе. Биредә уникаль диагностика, лаборатория базасы бар, – диде Радий Хәбиров Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген ачканда.

 

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас