Мәсәлән, Яңавыл үзәк район дәваханәсе хакимияте һәм профсоюз комитеты лаеклы ялда булган һәм пациентларны коткару өчен хезмәтләрен дәвам итүче, үзләренең зирәклеген һәм тәҗрибәсен яшьләргә тапшыручы хезмәттәшләрен ихлас тәбрикләде. Күркәм гадәт буенча, баш табиб Тимур Мадьяров, профком рәисе Луиза Габдуллина, Ветераннар советы рәисе урынбасары Светлана Мөхәммәтшина өлкәннәр янына бардылар.
Әйтергә кирәк, тәбрикләнүчеләрнең һәркайсы олы ихтирамга лаек. Мәсәлән, Луиза Вәлиеваның медицинада эш стажы - 47 ел. Ул һаман да мисалга Раневская сүзләрен китереп сөйләп җибәрә, анекдотлар “сиптерә”. Бәйрәмдә үзен хөрмәт итеп килгән кунакларга ул, фотоальбомын күрсәтеп, эш көннәренең кызыклы очракларын искә төшерде.
Ә Нурания Нәбиуллинаның Яңавыл үзәк район дәваханәсендә бухгалтер булып эшләү стажы - 38 ел. Ул күптән түгел дүртенче тапкыр нәнәй булуы, кечкенә оныгын каршыларга әзерләнүе турында сөйләде.
Нәсимә Хәтмуллина озак еллар поликлиника бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән. Ул лаеклы ялны актив уздыруы турында бәян итте. Маһия Зиатдинова медицинага 43 ел гомерен багышлаган, рентгенолаборант булып 38 ел эшләгән. Маһия апа хезмәттәшләрен җылылык белән искә ала.
Фәридә һәм Эрнст Сәйфетдиновлар — соклангыч табиблар гаиләсе. Эрнст Мансур улы - Башкортстанның атказанган табибы, ярты гасырга якын хирург булып эшләгән, озак еллар баш табибның дәвалау эшләре буенча урынбасары булган, Фәридә Харис кызы утыз ел дәваханәнең клиник-диагностика лабораториясе мөдире булып эшли.
Профсоюз хезмәткәрләре быел шулай 170 кешенең өенә барырга һәм күчтәнәчләр тапшырырга ниятләгән.