+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 октябрь 2024, 06:51

Рәхәтләнеп атлагыз!

Иртәгә – Бөтенрусия җәяү йөрү көне  

Рәхәтләнеп атлагыз!Рәхәтләнеп атлагыз!
Рәхәтләнеп атлагыз!

2015 елда Русия төбәкләрендә беренче тапкыр яңа спорт бәйрәме – Бөтенрусия җәяү йөрү көне узды. Чара, Русиянең барлык сәгать поясларын колачлап, Петропавловск-Камчаткадан Калининградка кадәр илнең бөтен территориясе буйлап “дулкын” булып узды.

Марафон Петропавловск-Камчаткада 2015 елның 3 октябрендә урындагы вакыт белән иртәнге сәгать 11дә старт алды. Этап бер сәгать дәвам итте. “Эстафета таягы” телекүпер ярдәмендә Русия шәһәрләре буенча көнчыгыштан көнбатышка тапшырылды. Шулай итеп, чара бер үк вакытта 11 шәһәрдә узды һәм 11 сәгать дәвам итте.


Беренче Бөтенрусия җәяү йөрү көне 2014 елда Чабаксарда Халыкара йөреш көне кысаларында узган иде. Анда ел саен дөньяның 200дән артык шәһәрендә 15 миллионнан артык кеше катнаша. 2016 елдан башлап, бу чара “Спорт – барысы өчен дә” Халыкара хәрәкәте кысаларында сентябрь ахыры – октябрь башында үткәрелә. Аның максаты – җәяү йөрүне физик активлыкның иң табигый һәм кулай төре буларак популярлаштыру, аның сәламәтлекне һәм физик форманы саклау өчен идеаль булуын, бу төр спорт белән теләсә кайсы яшьтәге кешеләр шөгыльләнә алуын ассызыклау. Көннең максатлары арасында, шулай ук, Олимпия хәрәкәтен һәм олимпизм кыйммәтләрен үстерү һәм Русия Федерациясе халкы арасында физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.


Чараны Русия Олимпия комитеты Русия субъектларының башкарма власть органнары белән берлектә оештыра. Яшенә һәм физик мөмкинлекләренә карамастан, анда теләгән һәркем катнаша ала. Маршрутлар һәр катнашучы шәһәрнең урындагы үзенчәлекләрен, шулай ук, катнашучыларның мәнфәгатьләрен, сәләтләрен һәм әзерлеген исәпкә алып эшләнә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас