Чарада Башкортстанның күренекле дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре, республиканың медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова, чараны ачып, түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
- Безнең Башкортстанда күренекле шәхесләр күп, һәм без - алар турындагы истәлекне хөрмәт итә белүче халык. Соңгы биш елда Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан күренекле ватандашларыбыз истәлеген мәңгеләштерү буенча илледән артык чара гамәлгә ашырылды: һәйкәлләр, мемориаль тактаташлар ачылды, мәгариф учреждениеләренә исемнәре бирелде. Шушы чаралар арасында егермесе республикабыздан читтә тормышка ашырылды.
Мин, Дәүләт думасының Мәгариф комитеты әгъзасы буларак, шуны әйтә алам: Зәйнулла Гайнулла улы күп ачышлар ясаган зур галим-практик һәм уйлап табучы гына түгел, баш хәреф белән Педагог, Остаз да булган, ул үзе башлаган эшне хәзерге медицинада дәвам итүче шәкертләрнең искиткеч плеядасын әзерләгән. Бүген, санкцияләр белән бәйле шактый катлаулы сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыятьтә, безнең өчен фәнни суверенитет, тикшеренүләрдә, ачышларда һәм, әлбәттә, микробиологиядә суверенитет булу бик мөһим.
БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор Валентин Павлов билгеләп үткәнчә, Зәйнулла Гайнулла улы безнең университет үсешенә зур өлеш керткән.
– Зәйнулла Гайнулла улы - республика, илебез патриоты, башкорт халкының күренекле вәкиле, бөтен Русиягә танылган дөньякүләм галим, ул республика микробиология мәктәбен оештырды һәм бу эшне дәвам итүче булды. Ул гаҗәеп кеше иде. Игелекле, ярдәмчел. Кырыс, таләпчән. Ул үз кафедрасын гына түгел, ә микробиологиянең тулы бер системасын булдырды. Нәтиҗәдә, озак еллар дәвамында безнең университет Сәламәтлек саклау министрлыгы системасында фәнни-фундаменталь микробиологиягә ия булган бердәнбер университет булды. Ул һәрвакыт ил гражданнарын яңа инфекцияләрдән заманча яклау булдырырга кирәклеге турында сөйләде. Безнең йөрәкләрдә Зәйнулла Гайнулла улы һәрвакыт исән булачак. Аның башлангычларын, фәнни юнәлешләрен укучылары дәвам итә, - диде Валентин Павлов.