Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышларын югары бәяләде.
– Сәламәтлек саклау тармагын үстерү – безнең бурычыбыз. Ә балалар сәламәтлегенә килгәндә – бу изге бурыч. Шуңа күрә әлеге юнәлештә алга таба да, һичшиксез, эшләячәкбез. Ә сездә үлем күрсәткеченең Русиядәге уртача саннардан түбән булуы – бу яхшы уңыш. Мин сезне моның белән котлыйм, – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
2019 елдан Башкортстанда төзелгән һәм ремонтланган медицина учреждениеләре саны – 400дән артык. Алдагы елга да планнар зурдан. Әбҗәлил, Учалы, Благовещен һәм Яңавыл районнарында – балалар, Аскында өлкәннәр поликлиникалары төзеләчәк. Бакалы поликлиникасының яңа корпусын, Учалы шәһәр дәваханәсенең хирургия корпусын төзү планлаштырылган. Модульле 131 конструкция урнаштырылачак.
Үткән елда республиканың сәламәтлек саклау тармагына барлык финанс чыганакларыннан 106,9 миллиард сум юнәлтелгән. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында матди-техник база яңартыла, медицина ярдәме инфраструктурасы үсеш ала. Былтыр тиз төзелә торган 98 модуль конструкция сатып алынган һәм урнаштырылган, шул исәптән 84 фельдшер-акушерлык пункты, 9 табиблык амбулаториясе, 5 гомум практика табибы офисы. Бер табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясалган, 1,3 миллиард сумлык 4233 берәмлек медицина җиһазы һәм 203 миллион сумлык 185 автомобиль сатып алынган. Модернизацияләү программасы кысаларында Кушнаренко, Аскар, Аскын, Бакалы авылларында, Благовещен, Учалы һәм Яңавыл шәһәрләрендә поликлиникалар төзеләчәк, 9 объектка капиталь ремонт ясалачак.
Уфадагы Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге – көтеп алынган югары технологияле сәламәтлек саклау объекты. Ул быел февральдә ачылды. Үзәкне төзү 2021 елның сентябреннән 2023 елның декабренә кадәр рекордлы кыска вакыт эчендә башкарылды. Пациентлар үзәккә 18 гыйнвардан ук госпитализацияләнә башлады.
– Балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге бәләкәй пациентларыбыз һәм медицина хезмәткәрләребез өчен чын бүләк булды, – диде Республика балалар клиник дәваханәсенең баш табибы Людмила Семавина. – Бу үзәктә безнең пациентлар өчен генә түгел, ә аларның ата-аналары өчен дә уңайлы шартлар булдырылган, бу бездә дәваланучы нәниләр өчен бик мөһим. Моннан тыш, заманча җиһазлар куелган, алар безгә диагностика һәм дәвалау технологияләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – Башкортстанда беренче мәртәбә без күзәнәк технологияләре белән эшләү мөмкинлеге алдык, сөяк мие трансплантациясен башлыйбыз. Моңа кадәр бездә бу процедура өлкәннәргә дә, балаларга да үткәрелмәде.
Медицина өлкәсендә төп казанышларның берсе булып гомер озынлыгын арттыру тора, чөнки нәкъ менә шушы күрсәткеч тармак эшенең нәтиҗәлелеген билгели. Моннан 5 ел элек уртача гомер озынлыгы бүгенге көнгә 70 ел булыр дип фаразланган иде. Хәзер ул инде 73,2 яшькә җитте. Республика өчен максат – 2030 елга 78 яшь үренә чыгу. Гомер озынлыгын арттыруга йогынты ясаучы факторларның берсе – халыкның гомум үлем күрсәткече кимү. Бу, үз чиратында, кан әйләнеше системасы авыруларын, шешләрне, сабыйлар үлемен киметү буенча күрелүче чараларның нәтиҗәлелегенә бәйле.
Шулай ук республикада медицина өлкәсенә кадрлар җәлеп итү буенча җитди программалар эшли. “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры”, “Дефицит белгечлекләр” кебек проектлар 296 хезмәткәргә үткән елда компенсация түләүләре алырга мөмкинлек бирде. Табиблар җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен амбулатор-поликлиника звеносында практик эшчәнлеккә табиб-ординаторлар җәлеп ителә, аларның ярдәме сезонлы авырулар кискенләшкән чорда аеруча нык сизелә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклавынча, медицина хезмәткәре авылда төпләнсен өчен аның тормышын анда мөмкин кадәр уңайлы итәргә кирәк. Республика җитәкчесе медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм шул исәптән ерак авылларда да, һәркем өчен уңайлы итү бурычын куйды.