+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 октябрь 2024, 11:54

Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!

Республика көне алдыннан Уфада гомум мәйданы 25 мең квадрат метрдан артык булган «Салют» балалар тернәкләндерү комплексы ачылды. Бүген анда журналистлар өчен матбугат туры оештырылды.  

Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!
Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!

Комплекс элекке «Салют» шифаханә-савыктыру лагере территориясендә эшли башлады, анда бер мәйданчыкта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны дәвалау, тернәкләндерү һәм укыту мәсьәләләре хәл ителәчәк. Бер түбә астында өч ведомствога -Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыкларына караучы мөһим учреждениеләрнең урнашуы үзәкне уникаль итә.

Белгечләр кулларында – күңел җылысы

- Безнең бурычыбыз – бу үзәкне бирегә килгән балалар өчен туган йорт кебек кадерле итү. Сабыйлар биредә ихлас хәстәрлек, күңел җылысы тоярга, чын дуслар табарга һәм аларны бәхетлерәк итә алучы белгечләр ярдәме алырга тиеш, - ди реабилитацион үзәк директоры Милана Скоробогатова.

Әйтергә кирәк, моның шулай икәненә инде төшенеп өлгергәннәр дә бар. Мәсәлән, орфан авырулы 16 яшьлек Алексейның әнисе Надежда бер түбә астында өч төрле хезмәтләндерү булуның аларга бик күп уңайлылыклар бирүен билгели.

-Без моңа кадәр 15 ел Уфаның Октябрь проспектында урнашкан реабилитация үзәгенә йөрдек, хәзер монда күчтек, - ди ул. – Реабилитация чараларыннан соң медицина ярдәме алырга, ә мәктәпкә бөтенләй икенче тарафтагы учреждениеләргә барырга кирәк иде, бу вакытны күп алды, авыру бала белән йөрүләр җиңел дә түгел. Ә биредә барлык кирәкле ярдәмне берьюлы алырга мөмкинлек бар. Белгечләрнең югары дәрәҗәдә белемле, үз эшләренең остасы булуы да сөендерә.

Алексей исемле янә бер пациентның әнисе Инна белән дә аралаштык. 9 яшьлек малайда аутистик спектрдагы тайпылыш бар. Ул сөйләшми, “үз дөньясында” яши.
- Улым кебек балаларга шундый үзәк булдырганнары өчен чиксез рәхмәтлемен, - ди Инна. – Реабилитация чаралары мондый балалар өчен бик мөһим. Аннан соң баланың хәле яхшырганы сизелә, бу аралашуда да, сәламәтлектә дә чагыла.
Реабилитация үзәгендәге шартлар, чынлап та, соклангыч. Төрле яшьтәге, сәламәтлек мөмкинлекләре төрле булган балаларга махсус җайлаштырылган заманча бассейн, джакузи, тоз шахтасы, индивидуаль күнегүләр бүлмәсе, тренажерлар, массаж кабинетлары һәм тагын бик күп уңайлылыклар каралган.

- Бер смена ике атна тәшкил итә, иртәгә беренче кабул иткән балаларны озатабыз һәм яңаларын каршы алабыз, - ди Милана Марат кызы. – Әлегә көндезге стационар форматында хезмәтләндерәбез, якын киләчәктә стационар шартлар да булачак.

Табиблар җанны да дәвалый белә

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына караучы медико-социаль реабилитация бүлегеннән соң Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы балалар өчен медицина реабилитациясе бүлегенә күчәбез. Бирегә нәни пациентлар Республика клиник балалар дәваханәсе поликлиникасыннан юллама белән килә. Бүлек мөдире Динара Каева әле монда 45 баланың дәвалануын билгели. Алар физиотерапия, механотерапия, рефлексотерапия, эрготерапия, массаж, дәвалау физкультурасы бүлмәләрендә сыйфатлы ярдәм ала. Биредәге кызлар һәм малайлар белән невролог, ортопед, психолог дефектолог һәм башка белгечләр шөгыльләнә.

- Биредә ярдәм тәүлек әйләнәсенә көндезге стационарда һәм амбулатор шартларда күрсәтелә, - ди Динара Фрат кызы. – 45 белгечебезнең 11е – табиблар. Барыбыз да бер уртак максат белән эшлибаз – балаларда югалган функцияләрне тергезү.
Бүлектә сирәк очрый торган уникаль белгечләр дә бар. Мәсәлән, эрготерапевт. Ул медицина реабилитациясе белән берлектә физик мөмкинлеге чикле балага тирә-як мохиткә җайлашырга ярдәм итә.

Белем мөмкинлекләрне чиксез итә

“Салют”тагы өченче учреждение - “Йолдыз” белем бирү үзәге, ул Мәгариф министрлыгы канаты астында эшли. Биредә дә уку процессы оештырылганга әле ике генә атна. Әлегә 1-2 һәм 5-6 сыйныфларга балалар җыелган. Барлыгы 80нән артык укучы белем ала. Алар арасында интеллект ягыннан, аутистик спектрдагы тайпылышлы, психик үсеше тоткарланган балалар бар. Әлбәттә, бу укучыларга белем бирүнең үзенчәлекләре күп.

- Өч катлы мәктәбебез 11 мең квадрат метр мәйданда урнашкан. Барлык кирәкле сыйныф бүлмәләре, актлар, спорт заллары, сенсор терапиясе, логопед, психолог кабинетлары бар, - ди белем бирү үзәгенең директоры Гафур Галимов. – Остаханәләребездә балалар яратып шөгыльләнә, чүлмәкләр коярга да, тегәргә дә, көнкүреш эшләренә дә өйрәнә. Кайберләренә бу белем киләчәктә һөнәр сайлаганда да ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Хезмәт дәресе үткән сыйныфка керәбез. Укытучы абыйлары үсмерләрне агачтан ясалган әйберләр белән таныштыра, пычкы белән эш итү серләренә төшендерә. Гадәти мәктәпләрдәге укучылардан бераз аерылып торучы бу балаларның, кычкырып һәм төгәл итеп җавап бирмәсәләр дә, дәрес белән ихлас кызыксынуын күрсәтүләре сөендерә.

Музыка дәресләре үтүче сыйныфта тезелеп киткән инструментларга, ашханәдәге пөхтәлеккә сокланабыз.
Директор билгеләвенчә, алар БДПУ белән дә хезмәттәшлек итәргә, студентлар белән очрашулар оештырырга һәм үзәккә яңа кадрлар җәлеп итәргә планлаштыра.

Альберт Заһиров фотолары.

 

Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!
Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!
Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!
Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!
Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!
Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!
Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!
Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!
Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!
Үзенчәлекле балаларны бәхетле итүче үзәк бар!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас