+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 октябрь , 12:15

Шикәр чирен бер яшелчә дәвалый һәм кисәтә!

Сез дә аны кулланыгыз.  

Шикер чирен бер яшелчә дәвалый һәм кисәтә!
Шикер чирен бер яшелчә дәвалый һәм кисәтә!

Шикәр чиреннән дәвалану өчен халык медицинасында да төрле ысуллар кулланыла. Кайберәүләр топинамбурның яхшы нәтиҗә бирүен билгели.

Халык телендә “җир грушасы” дип йөртелүче бу үсемлектә крахмал аз. Шуңа ул диеталар өчен бик яхшы. Топинамбур азык эшкәртүне яхшырта, кандагы шикәрне, холестеринны киметә, организмны токсиннардан чистарта.

Озак вакыт кулланганда хәлсезләнгән организм тернәкләнә, тән тиресе яхшыра, нерв системасы ныгый.
Халык медицинасында топинамбурны диабетны дәвалау һәм кисәтү өчен кулланалар. Анда катлаулы углевод – инулин күп. Инулин организмда таркалып, фруктоза барлыкка китерә, ул, глюкозага әйләнеп, бавырга үтә һәм организмга көч бирүче гликоген эшләүдә катнаша.

2нче типтагы диабет белән авыручыларга табиблар бәрәңгене топинамбурга алмаштырырга киңәш итә. Болай иткәндә шикәрне киметүче препаратларны азрак кулланырга, гәүдә авырлыгын киметергә мөмкин. 1нче типтагы диабет белән авыручылар өчен мондый диета файдасыз.

Диабетны кисәтү өчен дә топинамбур куллану файдалы. Аны яхшы итеп юып, чистартырга һәм кыргычтан үткәрергә кирәк. Бераз җитен мае салып бутарга. Кирәк булса, бераз тоз кушарга. Ашарга 30 минут кала кулланырга.

Топинамбурны киптереп, уып, аның порошогын кулланырга да, төнәтмәсен эшләп, чәй урынына эчәргә дә мөмкин. Төнәтмәне болай эшлиләр: кыргычтан үткәрелгән 3-4 кашык топинамбурга бер литр кайнап чыккан кайнар су коялар һәм өч сәгать тоталар.

Топинамбурны салатларга кушарга да мөмкин.

Фото: botanichka.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: