“Исегезгә төшерәм, «Салют»та Республика балалар клиник дәваханәсенең тернәкләндерү бүлеге урнашкан. Ул үз эченә тәүлек буе һәм көндезге стационарларны, ашыгыч ярдәм кабинетын, медицина реабилитациясен үткәрү өчен дәвалау-ярдәмче кабинетларны, гомум авыртуны баса торган стоматология блогын ала.
Бүген биредә 30 бала дәвалана. Үзәк эшли башлаганнан бирле сәламәтлегендә уңай динамика булган 10 пациент инде өйләренә кайтып китте.
Ике очракны аерым билгеләп үтәсем килә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә авыр җәрәхәт алган ике балага белгечләр вертикальләшергә ярдәм иткән. Ягъни, гадирәк әйткәндә, балалар хәзер утыра ала. Бу бик кыска вакыт эчендә эшләнде. Табиблар һәм пациентларның туганнары гына моның нинди мөһим нәтиҗә булуын һәм моңа күпме көч куярга кирәклеген белә.
Безнең белгечләр реабилитацияләүнең өр-яңа ысулларын актив куллана. Яңа үзәкнең мөмкинлекләре, һичшиксез, аларны көчәйтәчәк кенә. Барыгызга да сәламәтлек!” – дип язган Максим Забелин.