Үзәк үсеш үзенчәлекләре булган балаларны сәламәтләндерү, укыту һәм социализацияләү өчен Русиядә иң эре мәйданчыкларның берсе булып тора. Балаларны тернәкләндерү учреждениесен төзү башлангычы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «үзенчәлекле» балаларның ата-аналары белән очрашудан соң чыккан иде.
Яңа комплекс элекке «Салют» шифаханәсе базасында нульдән диярлек төзелгән. Башта физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен гамәлдәге республика тернәкләндерү үзәген эреләндерү идеясе барлыкка килде. Соңыннан балалар һәм үсмерләрне комплекслы тернәкләндерү, шул исәптән аларның ата-аналарына ярдәм күрсәтү өчен социаль, мәгариф һәм медицина учреждениеләрен бер бинага туплау турында карар кабул ителде.
Кунаклар тернәкләндерү-мәгариф үзәгенең мөмкинлекләре белән танышты, учреждение территориясен карады, тернәкләндерү һәм медицина блокларында, шулай ук стационар палаталарында булды, анда «үзенчәлекле» балалар белән аралашты. Светлана Чупшева үзәктә булу шартларын югары бәяләде, шулай ук төбәк җитәкчелегенә халыкка ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара оешма юнәлешендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/25311/