+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 октябрь , 10:57

Гомерне минутлар саклап кала

23-29 октябрьдә Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көненә багышланган “Инсульттан азат тормыш өчен” республика акциясе уза.  

Гомерне минутлар саклап кала
Гомерне минутлар саклап кала

Бу көннәрдә амбулатория-дәваханә бүлекчәләрендә (поликлиника, авыл табиблык амбулаториясе), сәламәтлек үзәкләрендә йөрәк-кан тамырлары авыруларына скрининг үткәрү, шул исәптән кан басымын, кешенең буен, авырлыгын үлчәү, инсульт куркынычы факторларын ачыклауга анкета тутыру һәм сәламәт тормыш рәвеше буенча киңәшләр бирү оештырыла.


Акцияләр, флешмоблар оештырыла, медицина учреждениеләре фойесында LCD-панельләрдә авыруны кисәтү, аның билгеләре һәм инсульт вакытында беренче ярдәм күрсәтү буенча видеофильмнар һәм видеороликлар күрсәтелә.


Медицина учреждениеләре, предприятиеләр, мәгариф һәм башка учреждениеләр территориясендә сәламәтләндерү зарядкалары, инсульт куркынычы факторларын, симптомнарын профилактикалау һәм ачыклау һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча “Сәламәтлек мәктәбе” дәресләре, “Әби белән бабайны инсульттан коткар!” һәм инсультның беренче билгеләре турында “Минутлар гомерне саклап калырга мөмкин” сәламәтлек дәресләре үткәрелә.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: