Инсультка каршы көрәш көне бөтен дөньяда һәм Русиядә илебезнең Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлегендә үткәрелә: алар — Инсульт белән авыручылар ассоциациясе, Бөтенрусия неврологлар җәмгыяте һәм башкалар.
Бу кампаниянең төп бурычы — инсульт проблемасы турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру, кичекмәстән госпитальләштерүнең кирәклеге, дөрес һәм вакытында беренче ярдәм күрсәтүнең мөһимлеге. Дәваханәдә дөрес дәвалау күп очракта гомерне саклап калырга гына түгел, инвалидлыкны да булдырмаска ярдәм итә. Ел саен инсульт яшьрәк кешеләргә, хәтта балаларга да кагыла. Һәр елны Русиядә 500 меңгә кадәр кеше авырый, пациентларның 80 проценты инвалид булып кала. Барлык илләрдә дә инсульттан үлем күрсәткече югары — 10-35 процент, ә цереброваскуляр авырулардан үлүчеләр саны йөрәк авыруларыннан һәм барлык локаль шешләрдән генә калыша. Русиядә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуыннан халыкның үлем күрсәткечләре 100 мең кешегә
70-120 очрак тәшкил итә.
Инсульт – безнең илдә иң еш очраган үлем сәбәпләренең берсе. Югары кан басымы, гиподинамия, тәмәке тарту, алкоголь куллану, дөрес тукланмау, стресслар бөтен дөньяда инсультның эпидемия чигендә таралуына китерә. Инсульт кичерүчеләрнең 31 проценты башка кеше ярдәменә мохтаҗ, 20 проценты үзаллы йөри алмый һәм 8 проценты гына элекке эшенә, тормышына кайта ала.
Инсультның беренче билгеләре: сөйләм яисә аны аңлау бозылу, баш әйләнү, кулда яисә аякта (икесендә бергә дә булырга мөмкин) кинәт хәлсезлек барлыкка килү, битнең яртысы ою, аның асимметриясе, предметларның ике булып күренүе, хәрәкәтләр координациясе бозылу. Кеше аңын югалтырга да мөмкин.
Хәвефле билгеләрне үзегездә яисә якыннарыгызда сизү белән үк ашыгыч ярдәм чакырыгыз. “Үзе бетәр әле” дип йөрү – зур хата! Табиб ярдәме мотлак кирәк. Билгеләр сизелә башлаганнан соң беренче өч сәгать – дәвалау чаралары иң нәтиҗәле булган вакыт. Инсультта һәр сәгать, һәр минут кадерле!
Инсультны кисәтү өчен яшьтән үк аның хәвеф факторларын ачыкларга кирәк: артериаль гипертония һәм йөрәк авырулары, канда холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе, артык авырлык, түбән физик активлык, стресслар, яшелчә-җимешләрне аз ашау, тәмәке һәм алкоголь куллану.
Инсульт ике төрле була – ишемик һәм геморрагик.
Белгечләр билгеләвенчә, ишемик инсульт кичергән кешегә 4,5 сәгать эчендә медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш. Күпләр, беренче билгеләргә игътибар бирмичә, “алтын” вакытны кулдан ычкындыра. Сөйләм бозылу, куллар ою, бер генә кулны күтәреп булу, авызның бер ягы белән генә елмая башлау – боларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.
Геморрагик инсульт – гадәттә, югары кан басымы нәтиҗәсе. Аеруча ир-егетләр еш кына 220дән узган кан басымын да сизми йөрергә мөмкин. Ә чир кинәт аяктан екканда инде соң булуы ихтимал. Шуңа күрә, һәркем кан басымын даими тикшереп торырга тиеш.