+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 октябрь , 19:40

Башкортстан илдә үрнәк булып тора

Башкортстан Мәскәүдә узучы «Дәүләт сәламәтлек саклавы-2024» Халыкара конгрессында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү буенча үз тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Башкортстан илдә үрнәк булып тора
Башкортстан илдә үрнәк булып тора

Республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Айрат Рәхмәтуллин панель дискуссия уздырды. Анда ул республикада гамәлгә ашырылган төп казанышлар һәм иң яхшы тәҗрибәләр турында сөйләде, шулай ук беренчел звеноны үстерү планнары һәм төбәктә кабул ителгән кадрлар, оештыру һәм санлы карарлар белән уртаклашты. Чарада Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да катнашты.

- Хәзерге вакытта безнең беренчел сәламәтлек саклау звеносы моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә үзгәрә. Ә ул, билгеле булганча, сәламәтлек саклау өлкәсенең нигезе булып тора, - дип билгеләде Русия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко.

Ул ассызыклаганча, Башкортстан – авылда сәламәтлек саклау эшен яхшырту өлкәсендә үрнәк алырлык иң яхшы төбәкләрнең берсе.

- Башкортстанда сәламәтлек саклауга зур игътибар бирелә, халыкка арзан һәм сыйфатлы медицина ярдәме - безнең өчен өстенлек. Узган елда гомер озынлыгының республика тарихында иң югары күрсәткеченә ирешелде, ул 73,17 ел тәшкил итте. Сабыйлар үлеме соңгы 5 елда ике тапкырга кимеде – 6,1 дән 3,9 промиллегә кадәр, бу статистик күзәтүнең бөтен тарихында минималь күрсәткеч булып тора. Узган елда үлүчеләр санының гомум күрсәткече 11,7 дәрәҗәсенә кадәр кимеде, бу шулай ук соңгы 25 елда иң яхшы күрсәткеч булып тора. Барыннан да элек, бу - Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту буенча системалы эш нәтиҗәсе һәм республикабызның медицина хезмәткәрләре керткән өлеш, - диде Максим Забелин.

- Башкортстанда медицина оешмасының пациентларга юнәлтелгән моделе кысаларында беренчел медицина-санитария ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыруда Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге иң яхшы тармак практикалары формалаштырылды, - дип ассызыклады Айрат Рәхмәтуллин.

Фото: health.bashkortostan.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: