+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 ноябрь , 11:04

Табибларның эшен компьтерлар уңайлы итә

Учалы дәваханәсенә амбулатор һәм стационар звено персоналының эш урыннарын җиһазлау өчен биш компьютер кайткан, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.  

"Бу „Сәламәтлек саклау“ гомумдәүләт проектының „Сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру“ төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды", — дип аңлаталар Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Яңа компьютерлар республика медицина мәгълүмат системасында эшләүнең барлык таләпләренә дә туры килә. Шуның аркасында табиб пациентларны кабул итүгә яза, электрон карталар алып бара, юлламалар, ташламалы рецептлар өземтәләрен рәсмиләштерә ала.

Моннан тыш, әлеге компьютерлар ярдәмендә хәзер телемедицина консультацияләре уздырырга мөмкин.
“Заманча техника эш урыннарын автоматлаштырырга, шулай ук медицина учреждениесенең эш нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк", — дип ассызыклый Учалы дәваханәсенең баш табибы Эльдар Кулгулдин.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, республиканың уникаль үзенчәлекләренең берсе — 10 елдан артык инде барлык медицина оешмаларының бердәм санлы платформада сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасында эшләве. Санлы система 205 медицина оешмасын һәм бер үк вакытта эшләүче 25 меңнән артык кулланучыны, шулай ук 4,5 миллион электрон медицина картасын берләштерә.

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: