+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 ноябрь , 13:15

Булачак медиклар сәләтләре белән сокландырды

Медицина колледжлары студентларының «Студентлар очрашулары - 2024» XVII республика сәнгать иҗаты фестиваленең Гаилә елына һәм сәламәтлекне ныгытуга багышланган гала-концерты гөрләп узды.  

Булачак медиклар сәләтләре белән сокландырды
Булачак медиклар сәләтләре белән сокландырды

Фестиваль Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы тарафыннан оештырылды.
Республиканың медицина колледжлары студентлары жюри һәм тамашачылар хөкеменә оригиналь жанрдагы, җыр һәм биюдәге сайлап алу турын узган иң яхшы номерларны тәкъдим итте. Һәр чыгышка 25 минут бирелде, жюри һәм командалар үзләре регламентны катгый күзәтте, һәр өстәмә минут – штраф баллы белән янады.
«Бәйрәм» халык биюе коллективы җитәкчесе Айрат Нәбиуллин билгеләп үткәнчә, фестивальдә катнашучылар үткән еллардагы кисәтүләрне исәпкә алган һәм яхшы әзерләнгән. Костюмнар, хореография, барысы да югары профессиональ дәрәҗәдә. Сибай колледжы программаны тулысынча үзгәрткән, номерларга заманча вокал һәм бию өстәгән.

- Сезнең фестивальдә һәрвакыт рәхәтләнеп катнашам, колледжларның иҗади үсүе күренә. "Вокал" жанрында минем өчен иң яхшылары - Һичшиксез «Де-жавю» вокаль ансамбле. Соңгы ноталар аеруча күңелгә үтте һәм бөтен залның алкышларына күмелде, - диде «Машиностротель» мәдәният йорты хоры җитәкчесе, фестивальнең даими жюри әгъзасы Любовь Богатырева.

Медицина хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстандагы җитәкчесе Рауль Хәлфин билгеләвенчә, студентларның төпле белем алу белән бергә сәләтләрен дә ача алуы сөендерә.

- Фестиваль профсоюз өчен яхшы традициягә әйләнде, без ел саен яңа катнашучылар күбрәк булсын дип тырышабыз, булачак медиклар өчен бу - үзеңне күрсәтү, башка колледжлардан килгән яшьләр белән танышу һәм дуслашу мөмкинлеге. Бу аларга булачак һөнәрләрендә бик ярдәм итәчәк. Студентлар арасында нинди зур һәм мөһим эш алып барулары күренеп торган медицина колледжларына зур рәхмәт, - диде Рауль Халфин.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны Бөре медицина-фармацевтика колледжы алды. Икенче урынны Уфа һәм Бәләбәй медицина колледжлары студентлары бүлеште. Сибай медицина колледжы өченче урын яулады.
“Җиңүгә омтылыш өчен" һәм теманы ачу призын Салават медицина колледжы алды. Тамашачылар сөюе бүләген туймазылылар алып китте. Җиңүчеләр һәм призерлар Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Республика оешмасыннан акчалата сертификатлар алды.

 

Булачак медиклар сәләтләре белән сокландырды
Булачак медиклар сәләтләре белән сокландырды
Булачак медиклар сәләтләре белән сокландырды
Булачак медиклар сәләтләре белән сокландырды
Булачак медиклар сәләтләре белән сокландырды
Булачак медиклар сәләтләре белән сокландырды
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: