+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 ноябрь , 14:51

Иглиндә ашыгыч ярдәм яңа бинада эшли башлаячак

Бүген Башкортстан Башлыгы Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең Иглин ашыгыч медицина ярдәме подстанциясенең яңа бинасын карады.  

Иглиндә ашыгыч ярдәм яңа бинада эшли башлаячак
Иглиндә ашыгыч ярдәм яңа бинада эшли башлаячак

824 квадрат метр мәйданлы модульле объектны быел сафка бастырганнар. Биредә ашыгыч медицина ярдәменең сигез бригадасын урнаштыру өчен шартлар булдырылган. Белгечләр тәүлек буена Иглин һәм Нуриман районнарында яшәүче 70 меңнән артык кешегә, шулай ук «Урал» М-5 федераль трассасы участогына хезмәт күрсәтәчәк.

Бинаны төзүгә һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә барлыгы 120,5 миллион сум юнәлтелгән. Моннан тыш, проект кысаларында дүрт махсус автомобильгә гараж төзелгән, шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндергәннәр.

Төбәк җитәкчесе яңа бинаның бүлмәләрен – диспетчер, белгечләр кабинетларын, ял итү һәм ашау бүлмәләрен, уку сыйныфын карап чыкты, станция персоналының эш шартлары белән танышты. Штатта барлыгы - 81 кеше, шул исәптән 2 табиб, 49 урта медицина персоналы, 25 шофер. Коллектив тәүлегенә 100гә якын чакыру буенча чыга.

Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең баш табибы Аяз Камалов лицензияләү тәмамланганнан соң белгечләрнең яңа бинага күчәчәген билгеләп үтте. Бу пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм оперативлыгын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Радий Хәбиров, шулай ук, диспетчерлык хезмәтенең яңа эш системасы белән танышты, ул бригадаларның ярдәмгә чыгып китүен оптимальләштерә һәм, халыкның мөрәҗәгатеннән чыгып, нинди белгечләр кирәклеген сайлый. Инновацияне «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында керткәннәр.

Башкортстан Башлыгы сәламәтлек саклауның беренчел звеносының матди-техник базасын модернизацияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм ашыгыч медицина ярдәме станциясе коллективына җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, муниципалитет җитәкчелеге һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән Иглинда сменасына 600 кешегә исәпләнгән поликлиниканың яңа бинасын төзү планнары турында фикер алышты. Әлегә учреждение 1970 елларда төзелгән җайлаштырылган биналарда урнашкан һәм пациентларга хезмәт күрсәтүгә заманча таләпләргә җавап бирми. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа бина төзү проектын Республика адреслы инвестиция программасына кертү өчен документлар пакетын формалаштыра да инде.

- Без Иглин районы территориясендә сәламәтлек саклау инфраструктурасын планлы рәвештә үстерәбез. Шунысы мөһим: яңа ашыгыч медицина ярдәме станциясе зыян күрүчеләр белән аварияләр булган М-5 федераль трассасына да хезмәт күрсәтәчәк, - дип билгеләде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Район үзәгендә яңа поликлиника төзергә уйлыйбыз. Бу өлкәдә эш алып барабыз да инде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: