+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 ноябрь , 16:10

“Ак халатлы фәрештәләр” диләр аларны!

Бүген Уфада Профсоюзлар йортында тантаналы чара үтте. Ул Русия Медицина хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан оешмасына 105 ел тулуга багышланды.

“Ак халатлы фәрештәләр” диләр аларны!
“Ак халатлы фәрештәләр” диләр аларны!

Бәйрәм күмәкләшеп медицина хезмәткәрләре профсоюзының гимнын җырлап башланды. Оешма җитәкчесе Рауль Хәлфин сәламәләү сүзе белән чыгыш ясады, ихлас котлау сүзләрен җиткерде һәм намуслы хезмәтләре өчен медицина һәм профсоюз хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Ситуацион үзәк координаторы, Русия Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева медицина хезмәткәрләренең тормышын уңайлырак итүдә профсозның роле зур булуын билгеләде. “Сез – яхшыларның яхшылары!” – диде ул оешмада эшләүчеләргә мөрәҗәгать итеп һәм Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Бадма Башанкаев исеменнән һәм үз исеменнән югары һөнәр осталык күрсәткән хезмәткәрләргә Рәхмәт хатылары тапшырды.

Республика сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Роберт Иштуков, бәйрәмгә җыелучыларны тәбрикләп, уртак проектларның нәтиҗәле булуын билгеләде.

Чарада шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Салават Харрасов, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Лена Кәримова, Башкортстанның Профсоюзлар Федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко, Иҗтимагый палата рәисе Данияр Абдрахманов һәм башкалар чыгыш ясады, җылы теләкләрен җиткерде. Табиблар, шәфкать туташлары, профсоюз хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары мәртәбәле кунаклар кулынан Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнде.

Чара җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды.

Фото: Башкортстанның Медицина хезмәткәрләре профсоюзы.

 

“Ак халатлы фәрештәләр” диләр аларны!
“Ак халатлы фәрештәләр” диләр аларны!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: