Кеше организмы – искиткеч катлаулы һәм гаҗәп система. Аның бер кечкенә өлеше сафтан чыкса да, безгә табиблар кирәк. Әлбәттә, төзелеше катлаулы булган системаны дөрес дәвалау өчен белгечләрнең дә төрлесе таләп ителә. Шуңа медицина тармагында белгечлекләр бик күп. Мәсәлән, табиб-рентгенологлар. Алар безнең организмны “эчтән күрә” белә. Нәкъ аларның шушы сәләте табибларга төгәл диагноз куеп, уңышлы дәваларга мөмкинлек бирә. Бүген сүзебез ярты гасырга якын гомерен шушы изге һөнәргә багышлаган кеше турында.
Андрей Шляев республикабызның Краснокама районында туып-үскән. Николо-Березовка мәктәбен тәмамлагач, Уфадагы медицина институтына укырга керә. Гомер буе теш табибы булып эшләгән әнисе бик тә улының медицина юлыннан китүен тели.
– Бу һөнәрне сайлаганга һич тә үкенмим. Эшемне яратам, – ди Андрей Алексеевич һәм хезмәт юлын ничек башлап җибәрүе турында бәян итә. – 1977 елда институтны тәмамлаганнан соң туган районыма кайттым һәм 19 ел Краснокаманың туберкулезга каршы диспансерында фтизиатр булып эшләдем. Ә фтизиатрга һәрвакыт рентгенолог кирәк, бу юнәлеш белән дә якыннан таныштым.
Кызганычка каршы, инфекцияле пациентлар янында эшләүче табиблар кайвакыт үзләре дә зарарлана. Андрей
Алексеевич та куркыныч инфекция йоктыра, ныклап дәваланырга туры килә. Соңыннан Нефтекама шәһәр дәваханәсенә эшкә күчә. Ике ел пульмонолог булып эшләгәннән соң, рентгенолог белгечлеген үзләштерә һәм бүгенге көнгә кадәр шул дәваханәдә хезмәт сала.
Бүген аңа 74 яшь. Ул бик актив, шат күңелле, ачык кеше. “Китәргә кушканчы эшлим әле!” – дип шаяртып та ала.
Шунысы да игътибарга лаек, 1971 елда медицина институтының беренче курсына укырга килү белән аны профсоюз оешмасы җитәкчесе итеп сайлап куялар. Шуннан башлап Андрей Алексеевичның бу вазыйфадан киткәне юк. Эшләгән поликлиникасында да, дәваханәдә дә ул гел профсоюз тормышында кайный, барлык чараларда актив катнаша. Башкортстанның медицина хезмәткәрләре профсоюз оешмасында аны бик яратып, җылы итеп искә алалар.
Андрей Шляев спортны ярата. Кыш көне – хоккейны, җәен волейболны якын итә. “Хәрәкәттә – бәрәкәт. Хәрәкәттә икәнсең, яшисең, димәк”, – ди табиб.
“Сезнең кебек табиб булырга, рентгенолог һөнәрен сайларга теләүчеләргә ниләр киңәш итәр идегез?” – дигәнгә елмаеп җаваплый:
– Киңәш күптән бирелгән инде. Укырга, укырга һәм укырга! Безнең чорда яхшы укыталар иде, – дип өстәп тә куя.
Андрей Алексеевичның тормыш юлдашы да табибә. Алар институтны бергә тәмамлаган. Наталья Ивановна Краснокама районында 30 ел гинеколог булып эшләгән. Шляевлар өч балага гомер биргән, уллары әти-әнисе юлын сайлаган – Санкт-Петербургта хатыны белән икесе дә ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшли.
Ярты гасырга якын гомерен кешеләр сәламәтлегенә багышлаган тәҗрибәле табибка һәм аның якыннарына якты көннәр телик.