- Гриппны профилактикалау хәзер аеруча актуаль. Вакциналану авырудан саклануның төп ысулы булып кала. Республикада 249 прививка кабинеты ачылды, анда халыкны иммунлаштыралар, – дип хәбәр итте Башкортстан сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Роберт Иштуков.
Ноябрьгә төбәккә гриппка каршы 2 миллион дозага якын вакцина җибәрелгән, 1,5 миллионнан артык кешегә прививка ясалган.
Грипп һәм ОРВИ белән авыручыларны дәваханәгә салу өчен 1,5 меңнән артык урын әзерләнгән. Кирәк булса, өстәмә рәвештә тагын 600 койкалык урын бар. Медицина персоналы көчәйтелгән режимга әзер. Шулай ук, медицина ярдәме күрсәтү өчен ординаторларны һәм профильле белгечлекләр студентларын җәлеп итү мөмкинлеге дә каралган.
Роберт Иштуков, Башкортстан вируска каршы препаратлар, саклагыч чаралар һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары белән тулысынча тәэмин ителде, дип өстәде.
Радий Хәбиров республика предприятиеләре хезмәткәрләрен вакциналау зарурлыгына игътибар итте. Төбәк җитәкчесе Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына якындагы «Сәнәгать сәгате»ндә хезмәт коллективларын иммунлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен аналитик материаллар әзерләргә кушты.