-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 ноябрь , 10:28

Шикәр чирен кисәтә белегез!

11-17 ноябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы диабетка каршы көрәш атналыгы (14 ноябрьдә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне уңаеннан) үткәрелүен игълан итте.  

Шикәр чирен кисәтә белегез!
Шикәр чирен кисәтә белегез!

Шикәр диабеты – организмда шикәр яки глюкоза үзләштерелми башлау сәбәпле барлыкка килә торган хроник авыру, шуның аркасында аның кандагы концентрациясе күп тапкырлар арта.

Шикәр диабеты - башка авырулар үсеше хәвефен арттыра торган җитди авыру.
Кандагы глюкоза күләмен дөрес контрольдә тотмау бөерләрнең, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системаларының функцияләре бозылу белән яный.

Кандагы глюкозаны контрольдә тоту препаратлар кабул итү яисә аларның комбинациясе һәм яшәү рәвешен коррекцияләү ярдәмендә башкарыла.
Кандагы шикәр күләмен тикшереп торуга игътибар итү, рациональ туклану культурасын формалаштыру, медицина оешмаларына профилактик тикшерүләр һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгатьләрне арттыру мөһим.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: