– Чарада катнашучыларның Башкортстанда медицина учреждениеләрен лицензияләү этаплары, дәүләт хезмәтләре аша кирәкле документлар пакетын тапшыру, сәламәтлек саклау өлкәсенең бердәм дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүматны теркәү һәм кертү мөмкинлекләре һәм башкалар турында сораулар бирү мөмкинлеге булачак. Эшкуарлар өчен барлык кызыклы мәгълүматны берьюлы һәм бер урында ачыклау өчен уникаль мөмкинлек бу, – дип билгели Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.
Оештыручылар семинарда катнашырга лицензияләүне оештыру, медицина эшчәнлеген гамәлгә ашырганда лицензия таләпләрен тәэмин итү өчен җаваплы медицина оешмалары белгечләрен, шулай ук шәхси эшкуарларны чакыра.
Чара видеоконференцэлемтә форматында узачак. 15:00 сәгатьтә башлана.
Фото: "https://pravitelstvorb.ru/news/25454/"