Мясников сөйләгәнчә, гел утырып һәм ятып тору гадәте күп авырулар, аерым алганда яман шеш куркынычын арттыра.
"Депрессия, остеопороз, инфаркт, инсультка да шушы сәбәпче була ала», — дип аңлатты доктор.
Белгеч ассызыклаганча, барлык онкологик авыруларның ун проценты физик йөкләнеш җитмәү аркасында килеп чыккан.
«Син утырып торганда барлык органнарың куркыныч астында. Утыру яки яту - ул гомернең кыскаруы, чөнки сезне параличлый", - дип йомгаклады табиб.
фото: башинформ