Беренче психологлар дип борынгы шаманнарны, сихерчеләрне атарга мөмкин. Чөнки аларның эшеннән уңай нәтиҗә күбрәк ниндидер им-том серләреннән түгел, ә кешеләрне ышандыра алу сәләтеннән килеп чыккан.
Бары тик XIX гасырда гына психология фәнни юнәлеш ала һәм моңа нигез салучы табиб, физиолог һәм психолог Вильгельм Вундт була, ул беренче тапкыр эксперименталь психологияне фәнни нигездә аң структурасын өйрәнү өчен куллана.
Психология үсешендә чираттагы этап булып Зигмунд Фрейдның психоанализ методын өйрәнү һәм эшләү санала, аның ярдәмендә ул неврозларны уңышлы дәвалый.
Русиядә психологиянең формалашуына килгәндә, беренче эксперименталь лаборатория 1885 елда урыс физиологы Иван Сеченов тарафыннан ачыла. 1912 елда Мәскәүдә психология институты төзелә.
80нче елларда гомуми урта белемне кертү психологик хезмәт булдыру кирәклегенә китерде, ул 10 ел дәвамында эксперименталь рәвештә үсеп килде. Хәзер мәктәпләрдә психолог булу – нормаль күренеш.
Бәйрәм ни өчен кирәк?
90нчы елларда педагог-психологларның уку процессында катнашуы югары уку йортларында психология факультетлары булдыру кирәклеген ачыклады, шуннан соң психологик һөнәри белем бирү системасы актив үсә башлады. Вакыт узу белән бу өлкәдә профессионалларны билгеле бер төркемнәргә берләштерүдә мөһимлек сизелде.
Шулай итеп, 1994 елның 22 ноябрендә Русия психология җәмгыятенең съезды оештырылды. Әлеге мөһим датаны мәңгеләштерү өчен 2000 елдан бу көнне Психолог көнен билгеләп үтә башладылар.
Бүген психологларны мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау системаларында, күп кенә предприятиеләрдә, шәхси практикада очратырга мөмкин. Психологик культура көндәлек тормышның мөһим өлешенә әверелде. Ул теләсә кайсы өлкәдә, балалар тәрбияләүдә, гаилә һәм эшлекле мөнәсәбәтләрдә кирәк.
Психологлар көне әлеге белгечләрнең һөнәри эшенең безнең рухи тигезлегебез өчен мөһимлеген, хәл ителмәслек кебек тоелган проблемага икенче яктан карау мөмкинлеген ассызыклый. Ел саен бу бәйрәмдә конференцияләр, семинарлар, лекцияләр уза, аларда эш тәҗрибәсеннән темалар күтәрелә, заманча психологиянең проблемалары һәм казанышлары карала.
Бу һөнәр иясе нинди булырга тиеш?
Психолог – кешенең төрле хәлләрдә үз-үзен тотышын өйрәнә, аның тормышында, эшендә, җәмгыятьтә гамәлләрен төзәтү белән шөгыльләнә торган белгеч. Куркуларны, комплексларны җиңәргә, үз-үзеңне, үз гамәлләреңне аңларга, теге яки бу хаталы карарларның төп сәбәбен ачыкларга ярдәм итә. Болар барысы да кеше тормышында гармониягә ирешүгә юнәлтелгән. Башкача әйткәндә, психологлар – “җан табиблары”.
Психолог тыңлый, кеше белән бергә кайгыра белү кебек сыйфатларга ия булырга, әмма шул ук вакытта клиент тарихын йөрәгенә якын кабул итмәскә, аек фикер йөртергә һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтергә, сабыр, күзәтүчән булырга, анализларга һәм нәтиҗәләр ясарга сәләтле булырга тиеш. Бу һөнәрдә стресска чыдамлылык һәм сабырлык мәҗбүри.
Әгәр дә кеше психология юлын сайларга карар кылса, шуңа әзер булырга кирәк – аңа һәрвакыт укырга туры киләчәк. Практик психолог булу өчен бер югары белем генә җитми. Өстәмә курслар узарга һәм сертификатлар алырга, ә алга таба даими рәвештә квалификацияне күтәрергә һәм расларга кирәк. Өстәвенә, университетта уку безнең кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турындагы күнегелгән китапларны уку белән берничек тә бәйле түгел. Бу – фундаменталь психология, психологик тикшеренү методологиясе, кеше генетикасы, нейропсихология, клиник психология һәм башка юнәлешләр өйрәнелә торган җитди фән. Укыту барышында студентларга бик күп фәнни хезмәтләр һәм психологик тикшеренүләр өйрәнергә туры киләчәк.
Һәрхәлдә, психолог һөнәрен модага ияреп түгел, йөрәк кушуы буенча сайларга кирәк. Чөнки бу эш беркайчан да җиңел булмаячак. Проблемалары һәм катлаулылыклары чишелмәслек булып тоелырга мөмкин булган, тирән депрессияле кешеләр, агрессияле, идарә ителми торган үсмерләр, аңламый торган өлкәннәр белән эшләргә әзер булырга кирәк. Аларның барысына да үз көченә ышанган, ярдәм итәргә, дөрес юлга басарга өйрәтергә, бергәләп хәсрәтләнергә һәм хаталанганнарны ”тормыш төбеннән” чыгарырга әзер булган белгеч ярдәме кирәк. Һәм мондый ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр саны елдан-ел арта гына барачак.
Белгечләр ни киңәш итә?
Бүген һәркем көн саен стресс кичереп яши, дисәк, ялгышмабыз. Даими стресс кичерү тормыш шартларын үзгәртә, дөрес карарлар кабул итүгә комачаулый, иртәгәсе көнгә ышанычны югалттыра. Стресслар хроник форманы алса, психосоматик авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә үзеңдә стресска каршы тору сәләте булдырырга, психиканың резервларын ныгытырга һәм психик тигезлекне саклап яшәргә өйрәнергә кирәк. Моңа ничек ирешергә? Белгечләр берничә киңәш бирә.
Дөрес тукланыгыз.
Безнең нинди ризык белән туклануыбыз физик халәткә дә, психик сәламәтлеккә дә йогынты ясый. Кайбер продуктларны артык куллану (тоз, шикәр, суган, сарымсак, газлы эчемлекләр) организмда гормоннар эшләп чыгаруны арттырырга мөмкин, бу эмоциональ киеренкелек кичергәндә тиз кызып китүчәнлеккә, зарланучан булуга китерә.
Физик активлык мөһим.
Физик тазалык психик сәламәтлек белән тыгыз бәйләнгән. Күнегүләр мускулларны гына ныгытмый, файдалы гормоннар – эндорфиннар булдыруга да булыша. Нәтиҗәдә кәеф яхшырып китә. Физик активлык белән ялга дөрес вакыт бүлү мөһим. “Арып егылганда” гына түгел, көн саен бер вакытта яту мөһим. Көн саен кимендә 15 минут саф һавада йөрү дә бик файдалы.
Эмоцияләр белән идарә итәргә өйрәнегез.
Бу мөһим фактор. Аның төрле ысуллары бар – йога, медитация яисә дөрес сулыш алу гимнастикасы. Негатив эмоцияләрне күңелдән бушатырга өйрәнегез – кемгәдер сөйләп, язып, кәгазьгә сурәтләп.
Йомшак якларыгызны белегез.
Бу стресстан читләшергә ярдәм итәр. Тормышта нинди хәл, эш, гамәл сезне аеруча борчылырга мәҗбүр итүен аңлагыз һәм бу хәлдән, ул хакта уйлардан читләшергә тырышыгыз.
Негатив фикерләүне позитивка алыштырыгыз.
Көн саен негатив мәгълүмат җыюдан, зарланудан, тәнкыйтьләүдән туктагыз. Гап-гади матурлыкны, шатлыкны күрергә өйрәнегез. Ял көненә, матур табигать күренешенә, бала елмаюына...
Сәләтләрегезне үстерегез.
Нәрсә яратасыз, нәрсә килеп чыга, нәрсә сезгә кызык – шуның белән шөгыльләнергә вакыт табыгыз.
Башкаларны шатландырыгыз!
Кеше бәхетенең сәбәпчесе булуыңны күрү, аңлау күңелне күтәрми калмаска мөмкин түгел.