-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 ноябрь , 14:07

Медицина белгечләре фикер алышты

21 ноябрьдә Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Башкортстан Республикасы медицина палатасы» медицина җәмәгатьчелеге берлеге һәм “Росздравнадзор”ның Башкортстан буенча территориаль органы вәкилләре белән берлектә медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләре булган республика оешмалары җитәкчеләре һәм шәхси эшкуарлар өчен семинар үткәрде.  

Медицина белгечләре фикер алышты
Медицина белгечләре фикер алышты

- Лицензияләү, лицензия таләпләрен үтәү, теркәү һәм мәгълүматны Бердәм дәүләт мәгълүмат системасына кертү мәсьәләләренә багышланган чарада 318 кеше катнашты, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова. – Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга, шул исәптән медицина хезмәткәрләренең һәм медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның гражданлык-хокукый җаваплылыгы үзенчәлекләренә кагылышлы сорауларга җаваплар алды.

Йомгаклап, үткәрелгән семинардан канәгатьлек турында интерактив сораштыру, семинарларда карау өчен сораулар буенча тәкъдимнәр җыелды. Уңайлылык өчен әлеге семинарның видеоязмасын Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтындагы «Лицензияләү» бүлегендә карарга мөмкин.

Фото: “https://health.bashkortostan.ru/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: