+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 ноябрь 2024, 09:05

Шәфкатьле йөрәкле, корыч холыклы

Һәр ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Русиядә Хирург көне билгеләнә.

Шәфкатьле йөрәкле, корыч холыклыШәфкатьле йөрәкле, корыч холыклы
Шәфкатьле йөрәкле, корыч холыклы

 

Бу дата илебезнең хәрби-кыр хирургиясенә нигез салучы Николай Пироговның туган көненә багышланган. 2014 елда Русия хирурглар җәмгыяте әлеге һөнәрнең мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыклау өчен бәйрәмне булдыру турында карар кабул итә. Бу көнне бөтен ил буйлап әһәмиятле чаралар, концертлар, хирургия өлкәсендә күренекле белгечләрне бүләкләү тантаналары уза.

Безнең республикада үз һөнәренең осталары булган соклангыч хирурглар бихисап. Кайберләре соңгы елларда махсус хәрби операция зонасында эшләп, күп батырлыклар күрсәтергә дә өлгерде. Мәсәлән, Караидел үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире Ирек Сафин 2022 елның маенда ук махсус хәрби операция уздыру зонасына үз теләге белән языла. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан чакыру ноябрь башында килә. 7 ноябрьдә Башкортстанның медицина хезмәткәрләре төркеме составында ул шунда юл тота. 29 декабрьгә кадәр – ике ай диярлек Луганск хәрби госпиталендә эшли.

Бу вакытта табибның хирургия өлкәсендә 17 еллык тәҗрибәсе була: алты ел Дәүләкән районы дәваханәсендә, аннары 11 ел Караидел дәваханәсендә эшли.

Ирек Фәрит улы әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасындагы ике ай аның хәтерендә гомерлеккә калачак.
—Яңа тәҗрибә – хәрби-кыр хирургиясе. Яңа күнекмәләр. Безнең барлык пациентлар да имгәнү-яраланулар белән иде, кемдер үпкә җәрәхәте белән, кемдер бик авыр хәлдә. Гади авыручылар булмады. Бу гадәти түгел иде. Күп очраклар истә калды. Мәсәлән, мина шартлаудан, ату коралыннан алган шактый катлаулы җәрәхәтләр булды. Шуңа карамастан, аякларны һәм кулларны ампутацияләмәдек, сугышчыларыбызны сәламәт килеш саклап калу өчен органнарны саклап калырга тырыштык. Яралыларны аякка бастырдык та алгы сызыкка озаттык. Ай ярым эчендә генә дә 600 кешене дәваладык һәм сафка кайтардык. Бу яугирләр барысы да алгы сызыкта батырлыкларын күрсәтте һәм Ватаныбыз өчен сугышканда яраланды. Һәр пациентыбыз — Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән кеше. Без аларны дәртләндереп тә җибәрергә тырыштык. Бурычыбыз — яхшы сүз белән дә дәвалау иде, — ди табиб.

Ирек Сафин 10 елга якын Караидел дәваханәсендә профсоюз оешмасы белән җитәкчелек итә. Хезмәттәшләренә ярдәм итәргә тырыша, бигрәк тә хокукый мәсьәләләрдә.

Сафиннар гаиләсендә ике бала үсә. Язмабыз героеныңы хатыны да табибә — эндоскопист, табиблар династиясеннән. Әтисе анестезиолог булып эшләвен дәвам итә, әнисе фельдшер булып эшләгән, хәзер пенсиядә.

Үткән елда Башкортстан хирурглары ассоциациясе республикабызның биш табибын «Гадәттән тыш хәл чорында батырлык һәм фидакарь хезмәт өчен" билгесе белән бүләкләде. Алар арасында Ирек Сафин да булды.

Фото: Башкортстанның медицина хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы.

 

Шәфкатьле йөрәкле, корыч холыклы
Шәфкатьле йөрәкле, корыч холыклы
Шәфкатьле йөрәкле, корыч холыклы
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас