+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 ноябрь 2024, 06:17

Черки тешләгәннән ВИЧ йогамы?

Бу атна Русиядә СПИДка каршы көрәшкә багышланган.  

Черки тешләгәннән ВИЧ йогамы?Черки тешләгәннән ВИЧ йогамы?
Черки тешләгәннән ВИЧ йогамы?

Уфаның җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы республика үзәге табиблары ВИЧның ничек йоктырылуы турында сөйләде.

«ВИЧ — гадәти булмаган вирус: кеше күп еллар аны йоктырган килеш яшәргә һәм шул ук вакытта тулысынча сәламәт булып күренергә мөмкин. Организмга эләккәч, вирус акрынлап иммун системасын җимерә, организмның иммун (саклагыч) системасының бер өлеше булган кан күзәнәкләрен үтерә. Моны белмичә ВИЧны үзеңә, соңыннан башкаларга йоктырырга мөмкин", — дип билгели белгечләр.

Табиблар ассызыклавынча, кеше иммунодефициты вирусы өч төп юл белән йога:
кан аша, анадан балага һәм якланмаган сексуаль контактта.

Түбәндәге юллар белән ВИЧ йоктырырга мөмкин түгел:
савыт-саба, эчке кием һәм көнкүреш әйберләре аша;
кочаклашканда, кул кысышканда һәм үбешкәндә;
ризык һәм су аша;
төчкергәндә, йөткергәндә, тир һәм күз яшьләре аша;
бассейнга, саунага һәм душ бүлмәсенә барганда;
бөҗәкләр тешләгәндә.

Экспертлар ВИЧка тестны яшәү урынындагы поликлиникада яки Уфадагы Кустарная, 18 адресы буенча СПИДка каршы көрәш үзәгендә бушлай һәм аноним рәвештә тапшырырга мөмкин булуын искәртәләр.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас