-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 ноябрь , 15:17

Кытай профессоры Уфаны ошаткан

Бүген Уфада үтүче Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча IV Евразия конгрессының географиясе киң: Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бразилия, Австрия, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссия белгечләре йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалауда инновацион алымнар һәм фән һәм практиканы үстерү буенча киләчәк планнар турында фикер алыша.  

Кытай профессоры Уфаны ошаткан
Кытай профессоры Уфаны ошаткан

IV конгрессның максаты - сәламәт яшәү рәвеше өстенлекләрен формалаштыру һәм алга җибәрү, актив озын гомерлелекне озайту, халыкка махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, шулай ук кардиологларның, йөрәк-кан тамырлары хирургларының һәм катнаш белгечлекләр табибларының квалификациясен күтәрү буенча тәҗрибә уртаклашу.

Харбин медицина университеты госпитале вице-президенты, медицина фәннәре докторы, профессор, Америка кардиологлары колледжы һәм Европа кардиологлары ассоциациясе әгъзасы, интервенцион кардиолог Хайбо Цзя җитәкчелегендәге Кытай делегациясе вәкиләре Башкортстанда беренче тапкыр булуларын билгеләде.
- БДМУ галимнәре белән без инде 6 елдан артык хезмәттәшлек итәбез, әмма Уфада мин беренче тапкыр. Сәфәребезнең максаты - безнең университетлар арасында хезмәттәшлекнең өстәмә нокталарын эзләү, - диде Хайбо Цзя.

Конгресс кысаларында профессор хезмәттәшләре белән Харбин медицина университетының йөрәк һәм йөрәк тамырларын визуальләштерү өлкәсендәге эшләнмәләре белән уртаклашырга ниятли. Аның сүзләренчә, бу - чагыштырмача яшь, ләкин тиз үсә торган юнәлеш, ул йөрәк кан тамырларын эчтән "күрергә" мөмкинлек бирә. Харбин медуниверситеты бу эшләнмә буенча дөньяда иң зур тәҗрибәгә ия, Кытай белгечләре тарафыннан 50 меңнән артык шундый тикшеренү үткәрелгән. Бүген әлеге ысул Русиядә, шул исәптән Уфада да кулланыла.

Мәртәбәле профессор Уфаны ошатуын билгеләде һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: