-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 ноябрь , 14:53

“Таңнар бездә дә кызыл булып ата!”

“Кызыл таң” журналисты белән аралашканда Казахстан табиблары шулай дип елмайды бүген. Билгеле булуынча, Уфага ике көнгә илнең һәм дөньяның йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалаучы белгечләре җыелды.  

“Таңнар бездә дә кызыл булып ата!”
“Таңнар бездә дә кызыл булып ата!”

Башкортстан башкаласының 450 еллыгына багышланган Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча IV Евразия конгрессына Кахахстаннан дүрт кешелек делегация килгән.

Казахстанның Кардиохирургия һәм трансплантология фәнни-клиник үзәгенең кардиология бүлеге җитәкчесе Алмас Бегдилдаев бирегә тәҗрибә уртаклашырга, яңа белем алырга килүләрен билгели. Җәй көне безнең табиблар аларда булган. Чит ил табибы бездәге кардиоүзәктә йөрәк җитешсезлеген дәвалау ысуллары белән аеруча кызыксынуын белдерде.

Аның хезмәттәше Баглан Туртабаев – кардиохирург. Ул үзләренең үзәкләре турында сөйләде. Табиб әйтүенчә, аларның Тараз шәһәре Казахстанның көньягында урнашкан.

-Мин - кардиохирургия бүлеге мөдире. Безнең Кардиохирургия һәм трансплантология фәнни-клиник үзәге 2007 елда ачылган иде. 2014 елда яңа бинага күчтек. Бүген анда 200 хезмәткәр эшли, 87 дәвалау урыны бар. Ачык һәм ябык операцияләр ясыйбыз, кискен коронар синдромны дәвалыйбыз, бу юнәлештә мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтәбез, - ди ул.

Баглан Үзбәкбай улы Башкортстанда беренче тапкыр булуын әйтте. Алар бүген төнлә генә башкалабызга килгән, шуңа ул әлегә безнең табиблар белән аралашырга өлгермәгән иде. Шулай да Казахстан табибы безнең республика башкаласын да карыйсы, кешеләр белән аралашасы килүен белдерде.

“Кызыл таң”нан икәнне белгәч, ул безнең гәзитнең атамасы аңа тулысынча аңлашылуын әйтте.
- Без төрки телле халыклар катнашкан конгрессны махсус эзләдек. Сездәге тарихны да өйрәндек. Безнең алфавитлар, күп авазлар охшаш икән, - дип елмайды табиб.

Конгресста Алмас Бегдилдаев фәнни-тикшеренү эшчәнлегендәге югары казанышлары һәм сәламәтлек саклауны үстерүгә керткән зур өлеше өчен Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды, Баглан Туртабаев “Уфага - 450 ел” медале белән бүләкләнде.

Автор фотолары.

 

“Таңнар бездә дә кызыл булып ата!”
“Таңнар бездә дә кызыл булып ата!”
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: