+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 ноябрь 2024, 08:47

Уфага “йөрәк табиблары” җыелды

Бүген Уфаның Конгресс-холлында йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча Евразия конгрессы уза.  

Уфага “йөрәк табиблары” җыелдыУфага “йөрәк табиблары” җыелды
Уфага “йөрәк табиблары” җыелды

Киңкүләм чарада Русия Федерациясе, Белоруссия, Кытай Халык Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка илләрдән белгечләр катнаша.

Русия катнашучылары арасында федераль округларның, республикаларның, крайларның һәм өлкәләрнең баш белгечләре дә бар. Конгресс кысаларында пленар һәм секцион утырышлар, осталык дәресләре, укыту семинарлары, шулай ук үзебезнең һәм чит ил медицина сәнәгате казанышлары күргәзмәсе үткәрелә.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Урал Килсенбаев җыелучыларны республика Башлыгы исеменнән сәламләде. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларының үлемгә китерүче сәбәпләр арасында алдынгы урында булуын һәм төбәктә мондый авыруларны кисәтү һәм дәвалау буенча ныклы эш алып барылуын билгеләп китте, соңгы елларда республикада халыкның гомер озынлыгы артуының сөендерүен әйтте.

Чарада аеруча зур уңышларга ирешкән белгечләргә Башкортстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында чит илләрдән һәм төбәкләрдән дә табиблар бар иде. Республика Кардиология үзәгенең баш табибы Ирина Николаевага тантаналы рәвештә яңа кардиомодуль ачкычы тапшырылды.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үз чыгышында республикада йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен тиешле шартлар булуын билгеләде, җыелучыларга нәтиҗәле эш теләде.

Чарада Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың сәламләү сүзе укып ишеттерелде.

Конгресс эше ике көн дәвам итәчәк.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас