-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 декабрь , 12:38

Уфаның 5нче балалар поликлиникасы яңартылды

Бүген Уфа буйлап эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия урамы, 108/1 адресы буенча урнашкан 5нче балалар поликлиникасы филиалында булды. Аны «2024-29 елларда Уфа сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында ремонтладылар.  

Уфаның 5нче балалар поликлиникасы яңартылды
Уфаның 5нче балалар поликлиникасы яңартылды

Бинада нур диагностикасы, шулай ук 9нчы педиатрия бүлекләре урнашкан, анда амбулатор кабул итүне тар белгечләр дә алып бара. Алар якынча 3 400 балага хезмәт күрсәтә. Үткән айда бүлек базасында балалар амбулатор эндоскопия үзәген ачтылар.

Республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Айрат Рәхмәтуллин яңа үзәктә фиброгастродуоденоскопия уздыру өчен заманча җиһазлар урнаштырылуы турында сөйләде. 5нче балалар поликлиникасы бүлекчәсен капиталь ремонтлауга – 56,7, мебель сатып алуга һәм урнаштыруга 15,6 миллион сум юнәлтелгән. Моннан тыш, 28,8 миллион сумлык медицина җиһазлары сатып алганнар.

Башкортстан Башлыгы башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде һәм журналистлар белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, Уфа сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләүгә республика бюджетыннан 8 миллиард сум акча юнәлтергә планлаштыралар.

– Без Уфа белән аеруча шөгыльләндек, чөнки район дәваханәләре өчен федераль программа бар, анда без уңышлы катнашабыз. Киләсе елда без муниципалитетларыбызда алты поликлиника ачачакбыз. Бу - федераль бюджеттан 3,5 миллиард сум тирәсе. Ләкин Уфа поликлиникалары бу программага эләкмәде – балаларныкы да, өлкәннәрнеке дә. Шуңа күрә төбәк бюджеты исәбенә аларны модернизацияләү программасын эшләтеп җибәрдек, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бу - без файдалануга тапшырган беренче объект, тагын дүрт учреждение кала. Программа барлыгы биш елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә башкалабызның поликлиникаларын тәртипкә китерергә тырышачакбыз. Һәм иң мөһиме – капиталь ремонт кысаларында яңа җиһазлар урнаштырачакбыз. Бу беренчел медицина ярдәменең сыйфатын сизелерлек яхшыртачак.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: