2-8 декабрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы никотинлы продукция куллануны профилактикалау атналыгы уздыруны игълан итте.
Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, гражданнарны тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән яклауга юнәлдерелгән дәүләт сәясәте гамәлдә булган елларда илдә тәмәке тарту таралышы кими бара.
Дөрес, соңгы елларда тәмәке тарту таралуының кимү темплары акрынаю һәм никотинлы башка продукция: вейплар, электрон сигаретлар, тәмәке җылыту продуктлары, кальяннар һәм башка продукция куллану арту күзәтелә. Мәсәлән, төтенсез тәмәке.
- Бу продуктларның составында югары токсик никотин булу сәбәпле тәмәке төтенендәге токсиннар китереп чыгара торган башка авырулар да китереп чыгаруы турында халык аз хәбәрдар булып кала.
Моңа тәмәке компанияләре тарафыннан әлеге продукциянең агрессив маркетингы ярдәм итә, ул беренче чиратта үсмерләргә һәм яшьләргә юнәлтелгән.
- Никотинлы продукция организмга тәмәке эшләнмәләре кебек үк зыян китерә, ә аларның зарарсызлыгы турындагы мифлар – тәмәке индустриясенең яхшы планлаштырылган ялган мәгълүмат бирүе.
Бу атнаның максаты: өлкәннәр арасында да, үсмерләр арасында да тәмәке куллану дәрәҗәсен киметү.
Фото: “Zdorovieinfo.ru”