+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 декабрь 2024, 05:32

Игорь Комаров Башкортстанның махсуслаштырылган клиникасын бүләкләде

Республика клиник психиатрия дәваханәсе «Менталь сәламәтлек» проектын иң яхшы гамәлгә ашырган өчен Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның рәхмәтенә лаек булды, дип хәбәр итә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Игорь Комаров Башкортстанның махсуслаштырылган клиникасын бүләкләдеИгорь Комаров Башкортстанның махсуслаштырылган клиникасын бүләкләде
Игорь Комаров Башкортстанның махсуслаштырылган клиникасын бүләкләде

 

Бу хакта “Республика Башкортостан” гәзите яза.
Бүләкләү тантанасы Түбән Новгородта проектны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә узды. Шунда ук Идел буе федераль тикшеренү медицина университеты базасында «Менталь сәламәтлек — алымнарны интеграцияләү» VI Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе уза.

Башкортстанда проектны гамәлгә ашыру буенча төбәк эш төркеме әгъзалары үз докладларын тәкъдим итте. Безнең республикадан катнашучылар проектны гамәлгә ашыру һәм Республика клиник психиатрия дәваханәсенең Менталь сәламәтлек үзәге эше тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

«Клиника командасы халыкның психик сәламәтлеген яхшыртырга һәм ярдәм күрсәтүдә заманча алымнарны интеграцияләргә омтыла, — дип билгеләделәр Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. — Үзәк аутистик спектры бозылган балаларны диагностикалау, тернәкләндерү һәм абилитацияләү белән шөгыльләнә. Табиблар тулы беренчел диагностика уздыра, диагноз һәм тернәкләндерү маршрутын билгели. Проектны гамәлгә ашыру чорында 3 200дән артык кечкенә пациент медицина ярдәме алды".

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас