Утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы соңгы елларда республикада гомер озынлыгының 73,17 яшькә кадәр үсүе, сабыйлар һәм аеруча киң таралган авырулардан үлүчеләр санының кимүе бу өлкәдә иң мөһим казанышлар булуын билгеләп үтте.
Республика җитәкчесе ассызыклаганча, төбәктә беренчел звеноны модернизацияләү, авылда медицинаны үстерү өчен күп эшләр башкарыла. Бу елда гына да 4 меңнән артык медицина техникасы сатып алынды, тиз төзелә торган 132 модуль конструкция, 109 ФАП, 19 табиблык амбулаториясе, гомум практика табибының дүрт офисы урнаштырылды.
Киләчәктәге төп бурычлар арасында - медицина инфраструктурасын алга таба ныгыту. Әйтик, 2025 елда республика Кардиоүзәгенең һәм Учалы шәһәре хастаханәсенең хирургия корпусларын, алты поликлиниканы төзеп бетерәсе бар.
Икенче бурыч – беренчел звеноны модернизацияләүне дәвам итү, ерак авылларда медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү. Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, 2030 елга тузган һәм авария хәлендәге бер генә фельдшер-акушерлык пункты да калмаска тиеш. Параллель рәвештә Уфа медицина учреждениеләрен модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 2029 елга кадәр республика бюджетыннан 8 миллиард сум юнәлтеләчәк.
Өченче бурыч - «Озайлы гомер һәм актив тормыш», «Гаилә», «Сәламәтлекне саклауның яңа технологияләре» дип аталган яңа гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру.
Совет утырышында сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Айрат Рәхмәтуллин медицина учреждениеләренең бу елдагы эшенә йомгак ясады һәм алдагы чорга планнар билгеләде.
Фото: glavarb.ru