Бу атнаның максаты – рационга басым ясап, гражданнарда сәламәт туклану культурасын формалаштыру.
Сәламәт рациональ туклану системасын саклау метаболик бозылуларны һәм ассоциацияле авыруларны булдырмаска ярдәм итә.
Сәламәт һәм озын гомерле булыр өчен табиблар түбәндәге киңәшләрне күздә тотып тукланырга киңәш итә:
- сәламәт туклану принциплары туклану продуктларының сыйфатына, аларның күләменә һәм кабул итү вакытына (режим моментларына) нигезләнә;
- игътибарны чикләүләргә түгел, гәрчә алар да мөһим булса да (фастфудны, снекларны, эшкәртелгән итне һәм баллы эчемлекләрне киметү), ә рационга файдалы ризыкларны (атнага 2 тапкыр балык, чикләвек, яшелчә һәм җиләк-җимеш) кертүгә юнәлтергә кирәк;
- мөһим проблема — тозны күп куллану, бигрәк тә кышкы чорда (көнгә 12-13 граммга кадәр), шул ук вакытта тәүлеклек норма көненә 5 грамм тәшкил итә.
Белгечләр азык-төлекне альтернатив сайлый белергә, файдалы ризыклар әзерләргә өйрәнергә куша. Алар билгеләвенчә, бу гражданнарның файдалы ризыклар белән кызыксынуын көчәйтергә һәм сәламәт туклануга игътибарын арттырырга ярдәм итә.
Алсу Якупова фотосы.