Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Айрат Рәхмәтуллин җитәкчелегендә Халыкны дарулар белән тәэмин итү буенча штаб төзелде. Штаб составына министр урынбасарлары, министрлыкның фармацевтика һәм дарулар белән тәэмин итү бүлекләре белгечләре, шулай ук «Башфармация» директоры Светлана Ачакеева һәм «Техобеспечение» җитәкчесе Евгений Терешенок керделәр.
Штаб төзү министрлыкның төбәк халкын дарулар белән тәэмин итүне камилләштерү буенча системалы эшенең чираттагы этабы булды. Ул дару препаратлары сатып алуга заявкалар формалаштыру эшен координацияләячәк, аукционнар үткәрү һәм республиканың даруханә челтәренә медикаментлар китерү срокларын контрольдә тотачак.
Даруханәләрдә калган препаратларны мониторинглауга һәм медицина оешмалары арасында вакытында бүлүгә аерым игътибар бирелә.
Бу эшнең актуальлеген 19 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәдә яңгыраган очрак раслады, ул вакытта Нефтекамада яшәүче хатын инсулин алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән иде.
Башкортстан сәламәтлек саклау министры кушуы буенча мәсьәлә оператив хәл ителде. Нефтекама шәһәр дәваханәсенең баш табибы Рафаэль Зыятдинов хәбәр иткәнчә, элек кирәкле препаратны даими алган пациент агымдагы елның июленнән поликлиникага мөрәҗәгать итмәгән. Табиб караганнан соң пациентка инсулин бирелгән, шулай ук дәвалау схемасын төзәтү өчен табиб-эндокринолог консультациясе билгеләнгән.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ольга Шәйхетдиновага һәм Нефтекама шәһәр дәваханәсе җитәкчелегенә әлеге пациентканы препаратлар белән тәэмин итүне даими контрольдә тоту йөкләтелде. Төбәкнең башка халкы тарафыннан инсулин алу мәсьәләсе шулай ук министрның даими контролендә тора.
Республика халкы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының «кайнар линиясенә» 8-347-218-00-76 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.
Фото: health.bashkortostan.ru