+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 декабрь 2024, 12:43

Медицина оешмаларына 43 яңа автомобиль тапшырылды

Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Урал Килсенбаев һәм сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин "LADA Granta Лифтбек" базасындагы 43 автомобиль ачкычын 37 медицина оешмасы вәкилләренә тапшырдылар.  

Медицина оешмаларына 43 яңа автомобиль тапшырылдыМедицина оешмаларына 43 яңа автомобиль тапшырылды
Медицина оешмаларына 43 яңа автомобиль тапшырылды

Автомобильләр «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган.

- Бүген республиканың сәламәтлек саклау автопаркын 43 автомобиль тулыландырды. Әгәр безне башка төбәкләр белән чагыштырсак, бездә - Русиядә иң яңа автопарк, ул ел саен йөзләгән машина белән тулылана, - диде Урал Килсенбаев.

Русиядә җитештерелгән заманча "Lada Granta Лифтбек" машиналары күпфункцияле. Алар фельдшерлар чакыруларга чыгып йөрү, анализлар китерү һәм пациентларны транспортлау өчен файдаланылачак. Багажникта җыелмалы носилкалар урнаштырылган, алар кирәк булганда яткан пациентны медицина учреждениесенә китерү өчен кулланылачак. Моның өчен салон эчендә, шулай ук, трансформер-җайланма урнаштырылган. Болар - шәһәрдә дә, авылда да файдаланырга уңайлы универсаль автомобильләр.

- Бүген медицина оешмаларына яңа автомобиль ачкычлары тапшыруыма шатмын. Сезнең белән безнең бурыч – халыкның сәламәтлеген саклау өчен барысын да эшләү. Һәркем игътибар һәм хәстәрлек тойсын, вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә исәп тота алсын иде. Без киләчәктә дә тиешле шартлар булдырачакбыз, кирәкле җиһазлар һәм транспорт белән тәэмин итәчәкбез, – диде Айрат Рәхмәтуллин.

2019 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстан 30 мең берәмлек төрле медицина җиһазы, 500дән артык модуль конструкция һәм капиталь табиблык амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пунктлары алды, 100гә якын сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалды, 400дән артык автомобиль һәм күчмә медицина комплекслары сатып алынды.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас