+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 декабрь 2024, 12:30

Радий Хәбиров Кузнецов Затонында поликлиникаларның яңа бүлекләре белән танышты

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 5нче шәһәр клиник дәваханәсенең 3нче поликлиника бүлегенең терапия бүлеге филиалында һәм 2нче балалар поликлиникасының педиатрия бүлегендә булды. Алар Кузнецов Затоны микрорайонындагы күпфатирлы йортларның берсенең беренче катында урнашкан.  

Радий Хәбиров Кузнецов Затонында поликлиникаларның яңа бүлекләре белән таныштыРадий Хәбиров Кузнецов Затонында поликлиникаларның яңа бүлекләре белән танышты
Радий Хәбиров Кузнецов Затонында поликлиникаларның яңа бүлекләре белән танышты

Медицина учреждениеләре пациентларны Яңа ел алдыннан кабул итә башлады. Аларны ачу Башкортстан башкаласы поликлиникаларын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды, аны төбәк Башлыгы инициативасы буенча гамәлгә ашыралар.

Өлкәннәр поликлиникасы бүлегендә республика җитәкчесе процедура һәм прививка ясату бүлмәләрен, ультратавыш тикшеренүләре һәм функциональ диагностика, шулай ук терапевтлар кабинетларын карады.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин аңлатканча, өлкәннәр һәм балалар өчен ике бүлекчә тагын бер программага – «Өйдәге доктор»га кергән. Проектның асылы - яңа торак комплекслары төзегәндә педиатр һәм терапевт кабинетлары өчен бүлмәләр планлаштыруда. Бу беренчел сорауларны хәл итәргә ярдәм итә: пациентлар анализлар тапшыра һәм турыдан-туры яшәү урынында консультация ала ала.

5нче шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Салават Өметбаев, бүлек 8 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә, өч терапия участогы булдырылган, дип сөйләде.

2нче балалар поликлиникасы бүлегендә Радий Хәбиров табиблар һәм пациентлар белән аралашты.
- Элек безгә шәһәр үзәгенә белгечләргә барырга туры килде. Хәзер без беренчел медицина ярдәмен җәяү барып җитәрлек якында ала алабыз. Безнең микрорайонда кечкенә балалары булган күп кенә яшь гаиләләр яши, һәм яңа бүлекчә ачылу безнең өчен – Яңа елга зур бүләк, - дип сөйләде яшь әниләрнең берсе республика Башлыгы белән аралашканда. - Биредә безнең өчен уңайлы шартлар булдырылган, табиблар зур һәм якты кабинетларда кабул итә.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Кузнецов Затонында шулай ук зур мәктәп төзелә, һәм ата-аналарга үз балаларын башка уку йортларына йөртергә кирәк булмаячак.

Тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/188763.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас