Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев иң яхшы табибларны тәбрикләп, төбәктә сәламәтлек саклау тармагына зур игътибар бирелүен ассызыклады – яңа объектлар төзелә, ремонтлана, медицина автомобильләре паркы тулылана. Вице-премьер Бөтенрусия конкурсында җиңүгә ирешкән белгечләргә бүләкләр тапшырды.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин безнең республика табиларын илдә иң яхшылары дип санавын билгеләде. Ул табиб һөнәрен тагын да популярлаштырырга, аның дәрәҗәсен күтәрергә кирәклеген асызыклады. Министр безнең өч табибның ил күләмендәге бәйгедә дә иң яхшылар исемлегенә керүен әйтте.
Айрат Рәзиф улы “Елның иң яхшы табибы” конкурсында беренче урынга лаек булучыларга бүләкләр тапшырса, аның беренче урынбасары Роберт Иштуков икенче урын яулаганнарны тәбрикләде. Ул бу бәйгенең тармакта кадрлар потенциалы көчле икәнен күрсәтүен, сәламәтлек саклауның төбәктә алып барылган дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше булуын билгеләде.
“Елның иң яхшы табибы” республика бәйгесендә өченче урын алганнарны республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Сәүбәнова котлады. Ул, табибларның иң социаль әһәмиятле һөнәр ияләре булуларын билгеләп, аларга ихлас теләкләрен җиткерде.
Конкурс 28 номинация буенча оештырылган. Алар буенча иң яхшы хирурглар, оториноларингологлар, акушер-гинекологлар, педиатрлар, терапевтлар, стоматологлар, неонатологлар, травматолог-ортопедлар, офтальмологлар һәм башка белгечләр көч сынашкан.
Мәсәлән, Г. Куватов исемендге Республика клиник дәваханәсенең табиб-хирургы Илдар Сәлимгәрәев “Иң яхшы хирург” номинациясендә беренче урынга лаек булган. Аның белән ничек итеп сәламәтлек саклау тармагына килүе турында сөйләшеп алдык. Благовещенда мәктәп тәмамлаган егет 2000 елда табиб һөнәренә ия була. Уфаның 21нче дәваханәсендә “Хирургия” белгечлеге буенча интернатура үткәч, Благовещен дәваханәсендә эшли, соңрак республика дәваханәсендә клиник ординатура үтә һәм 2008 елдан абдоминаль бүлектә хирург булып эш башлый, 2015 елдан бу бүлекнең мөдире булып тәгаенләнә. 2009 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Үз һөнәренә гашыйк белгеч Башкортстанның атказанган табибы да.
- Бәләкәйдә табиблар эшенең никадәр җаваплы һәм мөһим булуын күреп, аңлап үстем. Нәнем дәваханәдә бухгалтер булып эшләде, әнием клиник-диагностика бүлегенә җитәкчелек итте. Аларның мине үзләре белән эшләренә алып барган чаклары да булды, - Илдар Зөфәр улы. – Әниемнең юлын дәвам итәсем килде. Кешеләрнең сәламәтлеген яхшырта алуыма, гомеремне бу әһәмиятле һөнәр белән бәйләвемә шатмын.
Табибларны тәбрикләү тантанасы матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Автор фотолары.