Кышын физик активлыкның оптималь дәрәҗәсен саклау елның җылы вакытына караганда кыенрак булырга мөмкин. Урамда салкын, көн кыска, эш һәм башка мәшәкатьләр күп. Елның кышкы вакытында физик активлыкны ничек саклап калу турында Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгеч, республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең бүлек мөдире Сара Әхтәмова белән әңгәмә тәкъдим итә.
— Сара Хәйдәровна, физик активлыкка ничек вакыт табарга?
— Физик активлык күп вакыт таләп итми. Көненә нибары 10-15 минут та файда китерергә мөмкин. Көн тәртибенә кечкенә гадәтләр кертегез: иртән бераз гимнастика, кичке аштан соң саф һавада йөреп кайту яки җиңел күнегүләр. Бу сезне көн буена энергия белән тулыландырачак һәм стрессны җиңәргә ярдәм итәчәк.
—Кыш көне күбрәк диванда ятасы килү теләге зур. Моны ничек булдырмаска?
— Ял итүне активлык белән чиратлаштырып карагыз. Һәр 30-40 минут саен торыгыз, сузылыгыз, берничә авышлык яки сузылу ясагыз. Өйне җыештыру, балалар белән уеннар да бик яхшы булачак. Һәм, әлбәттә, саф һавада йөрү турында онытмагыз — бу физик һәм эмоциональ халәтне яхшыртуның универсаль ысулы. Кыш көне алар аеруча мөһим: кояш яктысы җитмәүне компенсацияләргә булышалар һәм D витамины эшләп чыгаруны стимуллаштыралар. 20-30 минутлык кыска гына йөрү дә энергия бирәчәк һәм кан әйләнешен яхшыртачак.
— Сара Хәйдәровна, өйдә барлык гаилә өчен файдалы нинди физик активлык кулланырга киңәш итәсез?
- Өйдә гомум гимнастика, бию уеннары, квестлар оештырырга була. Шуны истә тотарга кирәк, хәтта иң гади күнегүләр дә, мәсәлән, чүгеп утыру яки сузылу кебек, тәнне тонуста тотарга һәм вакытны күңелле уздырырга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме – алар һәркемгә шатлык китерсен. Бу гади киңәшләр сезгә кышкы салкын көннәрдә дә активлыкны һәм кәефегезне сакларга ярдәм итәчәк.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.