+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 гыйнвар 2025, 04:45

Вирус йоктыру хәвефен киметегез!

Грипп, ОРВИ, ковид кебек вируслы авыруларны кисәтү буенча киңәшләр берничә: вируска каршы, шулай ук иммунитетны ныгытучы препаратлар кабул итү, вакциналану, эпидемия вакытында медицина битлегендә йөрү, диета, организмны чыныктыру, гигиена таләпләрен үтәү, кеше күп җыелган урыннарда булмаска тырышу.  

Вирус йоктыру хәвефен киметегез!Вирус йоктыру хәвефен киметегез!
Вирус йоктыру хәвефен киметегез!

Болар арасында грипптан саклаучы иң нәтиҗәле чара – вакцина. Ләкин хәзер инде аны ясатырга соң. Көз айларында прививка эшләткәннәрнең грипп белән авыру хәвефе азрак. Авырган очракта да чир катлаулылыкларсыз, җиңел формада үтә.
Иммунитетны ныгытучы һәм вируска каршы препаратлар белән дә сак булырга кирәк. Аларны профилактика максатында еш кулланырга ярамый, иммунитет моңа өйрәнергә һәм үзе “эшләми” башларга мөмкин. Алар тикшеренү үтеп, чынлап та иммунитеты бик какшаган кешеләр өчен яхшы. Ә менә нәкъ гриппны дәвалаучы препаратлар бик көчле һәм токсик эффектларга ия. Авыруны кисәтү өчен аларны кулланырга киңәш ителми. Ә авырган очракта, мөмкин кадәр иртәрәк кабул итә башлау хәерле.


Күпләр, матур рекламага алданып, температураны төшерүче һәм авыртуны басучы даруларга өстенлек бирә. Ныклап авырганда алар, әлбәттә, хәлне җиңеләйтә. Ләкин бу даруларны биш көннән дә артык эчәргә ярамый. Ә авыруны кисәтү өчен мондый препаратлар куллану – ялган фикер. Алар вируска каршы берничек тә көрәшми, күп кулланганда зыяны булырга мөмкин.
ОРВИ һәм грипп һава-тамчы юлы белән йога. Вируслар бераз вакыт предметлар өслегендә дә сакланырга мөмкин. Шуңа эпидемия чорында гигиенага игътибар зур булырга тиеш: бүлмәне, кулларны, борынны юып тору мотлак. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска, битлек кияргә киңәш ителә. Өйдә бүлмәләрне даими җилләтеп торырга кирәк. Вирус коры һавада яхшы саклана һәм тиз йога, ә күчеп йөрүче дымлы һавадан “курка”.


Әлбәттә, дөрес туклану хакында да онытмыйбыз. Аксымга, витаминнарга бай ризыклар куллану организмның чиргә каршы тору көчен арттыра. Суган-сарымсак, имбирь, лимонның файдасы да күптән исбатланган.
Әлбәттә, грипптан һәм ОРВИдан йөз процент саклаучы бер чара да юк. Ләкин югарыда телгә алынган таләпләрне үтәгәндә, үзенә һәм якыннарына игътибарлы булганда, һәркем авыруны йоктыру хәвефен киметә ала.

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас