- Без зур университет булдык, бүген бездә көндезге формада 15 000 студент белем ала. Русиянең медицина университетлары арасында укучылар саны буенча икенче урында торабыз. Шул ук вакытта дөнья фәненең һәм инновацияләрнең 90 проценты 15 000нән артык студенты булган университетларда туплануын билгеләп үтү мөһим, — диде ректор. —Бүген вузда 64 илдән 5 000гә якын студент белем ала, ә безнең чыгарылыш укучылары дөньяның 120 илендә эшли. Уку йорты тикшеренү университетына әверелде. Фәнни хезмәткәрләрнең 125 эш урыны булдырылган. Югары уку йорты дөнья фәнни киңлегендә сизелә башлады.
Күпчелек рейтинглар мәгълүматлары буенча, БДМУ – Русиянең иң яхшы төбәк медицина югары уку йорты. Мәсәлән, БРИКС илләренең пилот рейтингында безнең университет 4нче урында тора.
— Covid-19 чорында актив рәвештә башланган Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән багланышлар дәвам итә. Бүген республиканың медицина оешмаларында 4000нән артык студент эшли. Ашыгыч ярдәм станцияләрендә генә дә 180 студент эшкә урнаштырылган. Югары уку йорты медицина булмаган белгечлекләрне дә үстерә, мәсәлән, клиник психология, медицинада заманча мәгълүмати технологияләр, бионанотехнология, — диде ул. —Без тормыш фәннәре университеты булдык. Университетның дәвалау базасы актив үсә. Бүген клиника һәм офтальмокластер базасында без республиканың һәм башка төбәкләрнең 60 000 нән артык кешесенә ярдәм күрсәтәбез.
Валентин Павлов билгеләвенчә, БДМУда Идел буе федераль округындагы бердәнбер робот хирургиясе үзәге: робот-травматолог, робот-кан тамырлары хирургы эшли. Университетның офтальмокластерга кертемнәре 500 миллион сумнан артык тәшкил иткән, бу башкарылган операцияләр санын өчтән бер өлешкә арттырырга мөмкинлек биргән.
—Санкцияләргә карамастан, без чит ил пациентларын җәлеп итү буенча тарихи максимумга ирештек, 1000 гә якын пациент дәваланды, шул ук вакытта чит ил пациентларының яртысыннан артыгы - дустанә булмаган илләрдән килгән пациентлар. Университетның стратегик максаты — яңа медицина белемнәре, технологияләр, биомедицина продуктлары җитештерүче тикшеренү университетына трансформацияләү, — диде ул. — Узган ел без үзәк кампус базасында фундаменталь медицина институтын ачтык. Клиника базасында урология һәм клиник онкология институты актив үсә. Университет, Евразия НОЦ кампусы базасында фән һәм мәгариф өчен яңа мәйданчык алып, соңгы дөнья стандартлары буенча җиһазландырылган 18 яңа фәнни лаборатория ачты.
Медицина вузы ректоры белдерүенчә, соңгы биш елда университетта фәнни хезмәткәрләр саны 60 тапкырга арткан, шул ук вакытта фәнни хезмәткәрләрнең уртача яше 32 яшь тәшкил итә. Ел саен матди базаны үстерү проектларына бер миллиард сумнан артык акча бүленә.
Университетның махсус хәрби операциядә һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүдә актив катнашуын да билегли ректор. 50гә якын хезмәткәр мобиль мультидисциплинар бригадалар составында чыккан. 50 хезмәткәр СВО зонасында. Университет клиникаларында СВОның 150 катнашучысы медицина ярдәме алган. Университетта тактик медицина үзәге ачылган, анда реаль хәрби тәҗрибәсе булган хезмәткәрләр студентларны һәм укытучыларны экстремаль ситуацияләрдә ярдәм күрсәтергә өйрәтә.
Валентин Павлов быелгы актуаль бурычларны билгеләде: клиника базасында трансляцион медицина институтын төзү башланган Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы кушуы буенча туберкулезга каршы өч федераль шифаханә тоташачак, җитештерү һәм кайбер яңа фәнни юнәлешләрне үстерү планлаштырыла.
Фото: “nocrb.ru”