+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 гыйнвар 2025, 13:15

Туберкулезга каршы өч федераль шифаханә БДМУга кушылачак

Башкортстанда Әлшәй һәм Бәләбәй районнарындагы туберкулезга каршы өч федераль шифаханәне Башкорт дәүләт медицина университетына тоташтырачаклар. Бу хакта вуз ректоры Валентин Павлов бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.  

Туберкулезга каршы өч федераль шифаханә БДМУга кушылачакТуберкулезга каршы өч федераль шифаханә БДМУга кушылачак
Туберкулезга каршы өч федераль шифаханә БДМУга кушылачак

Киңәшмәдә шулай ук югары уку йортының казанышлары һәм аны алга таба модернизацияләү юллары турында фикер алыштылар.
- Без ел саен матди базаны үстерү проектларына 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәбез. 2024 елда Уфаның төньяк өлешендә БДМУ медицина колледжының икенче уку корпусы ачылды. Ә быел үзәк кампусны һәм Затондагы кампусны реконструкцияләүне төгәлләргә планлаштырабыз, - диде Валентин Павлов.

Соңгы биш елда югары уку йорты зур уңышларга ирешкән – студентлар саны 15 меңнән артып киткән, шул исәптән 5 мең чит ил кешесе. Шулай итеп, БДМУ укучылар саны буенча илнең медицина университетлары арасында икенче урынны алган.

Ректор шулай ук университетның белем бирү һәм дәвалау проектларын үстерүен дәвам итүен ассызыклады. Мәсәлән, БДМУ клиникасында хирургия операцияләре өчен роботлаштырылган системалар эшли, ә тактик медицина үзәге студентларны һәм укытучыларны экстремаль шартларда ярдәм күрсәтергә өйрәтә.

2025 елда университет трансляцион медицина институтын булдыруга керешергә һәм биомедицина продукциясе җитештерүне үстерергә планлаштыра.

Башкортстан Башлыгы БДМУ җитәкчелегенә югары уку йортын үстерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының туберкулезга каршы шифаханәләрне университетка кушу турындагы карарының мөһимлеген ассызыклады.

- Озак вакыт шифаханәләр үсешсез торды. Учреждениеләр кушылганнан соң эш сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелер дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас