0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 гыйнвар , 19:10

60 меңнән артык яугир медицина ярдәме алган

Башкортстан Хөкүмәте утырышында төбәк Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә хәрби хезмәткәрләрне һәм махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләрне реабилитацияләү турында фикер алыштылар.  

60 меңнән артык яугир медицина ярдәме алган
60 меңнән артык яугир медицина ярдәме алган

- Махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина реабилитациясе һәм психологик ярдәм республика Сугыш ветераннары госпитале, Психотерапия үзәге һәм Табиб-физкультура диспансеры базасында башкарыла. Учреждениеләр заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Гомум койка фонды 600дән артык урын тәшкил итә, шул исәптән аларның 200дән артыгы – медицина тернәкләндерүе өчен, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры.

СВО башланганнан бирле махсус хәрби операциядә катнашучы 63 873 кешегә һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтелгән, 16 808 кеше һөнәри карау һәм диспансерлау узган, 3 457 кешегә - консультация һәм психологик, 309 хәрби хезмәткәргә югары технологияле ярдәм күрсәтелгән. Медицина ярдәме еш кына терәк-хәрәкәт аппараты, периферик, шулай ук үзәк нерв системалары авыруларына бәйле рәвештә күрсәтелә.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/25991/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: