Утырышта җәмәгать эшлеклеләре генә түгел, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм күзәтчелек органнары вәкилләре дә катнашты. “Түгәрәк өстәл”нең максаты — вакытлы эшче төркем тарафыннан былтыр үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләрен башкарма хакимият органнарына җиткерү.
”Сәламәтлек контроле" узган елда республиканың 8 муниципалитетындагы 17 медицина оешмасында үткәрелгән. Эшче төркем әгъзалары медицина оешмаларының 33 бүлекчәсен: поликлиниканы да, стационарны да, балалар бүлекләрен дә караган. Кисәтүләрнең берсе мәгълүмат стендларын рәсмиләштерүгә кагыла, җәмәгать эшлеклеләре медицина оешмаларын алардан артык, укылмаслык, актуаль булмаган язмаларны алып ташлауны сораган.
2024 ел "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы" булганлыктан, барлык тикшерүләр бу категория гражданнарның медицина ярдәменнән файдалана алуына да юнәлтелгән. Барлык медицина оешмаларында да мондый мөмкинлекләрнең тулы күләмдә тәэмин ителмәгәнлеге ачыкланган. Башкортстанның Иҗтимагый палатасы республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә медицина оешмалары өчен инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыру буенча методик киңәшләр эшләргә тәкъдим итте.
Вакытлы эшче төркем медицина персоналын хәрәкәт, күрү һәм ишетү мөмкинлекләре чикле кешеләрне озата бару буенча укыту кирәклегенә игътибар итте. Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге көче белән, иҗтимагый һәм пациент оешмаларын да җәлеп итеп, шундый өйрәтә торган видеороликлар эшләргә һәм аларны республиканың медицина учреждениеләренә таратырга тәкъдим ителде.
Фото: Башкортстанның Иҗтимагый палатасы