-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Сәламәтлек саклау
31 гыйнвар , 10:48

Радий Хәбиров Уфада үзенчәлекле балалар өчен үзәк төзелешенә старт бирде

Кичә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең баш раввины Берл Лазар үзенчәлекле балалар өчен үзәк төзелешенә беренче таш салу тантанасында катнаштылар. Яңа объект синагога һәм республика табиб-физкультура диспансеры биналары арасындагы участокта төзеләчәк.  

Радий Хәбиров Уфада үзенчәлекле балалар өчен үзәк төзелешенә старт бирде
Радий Хәбиров Уфада үзенчәлекле балалар өчен үзәк төзелешенә старт бирде

Хәйрия проектының идея илһамландыручылары һәм инициаторлары – Уфа яһүд дини җәмгыяте әгъзалары. Проект нигезендә, сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар учреждениедә комплекслы медицина һәм социаль тернәкләндерү алалачак.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, төбәк җитәкчесе Русиянең баш раввины Берл Лазар һәм ребе Дана Кричевскига бу башлангычлары өчен рәхмәт белдерде һәм төзелеш эшләренең уңышлы тәмамлануын теләде.

– Ике ел элек хөрмәтле ребе Дан Кричевски үзенчәлекле балалар өчен үзәк булдырырга тәкъдим итте, һәм без аның башлангычын хупладык, яраклы җир участогы бүлеп бирдек. Бүген без зур шатлык белән беренче ташны салабыз, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – 2019 елда без өлкәннәр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен уңышлы хезмәттәшлек үрнәге булган пансионат ачтык. Быел да уртак эшебезне дәвам итәбез. Башкортстанда 20 меңнән артык бала үзәккә мохтаҗ, анда алар кирәкле медицина һәм социаль ярдәм алала. Без бергәләп бу мөһим проектны гамәлгә ашырабыз.

Русиянең баш раввины Берл Лазар билгеләп үткәнчә, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә инвестицияләр - иң мөһиме. Рухи лидер, мөмкинлекләренә карамастан, һәр баланың потенциалын үстерүгә аерым игътибар бирелергә тиешлеген өстәде.
Тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/189489.html


Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: