+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 февраль 2025, 16:40

Заһитта – яңа ФАП

Яңа ел алдыннан Архангель районының За­һит авылында истә­лекле һәм шатлыклы вакыйга булды – яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ишек­ләрен ачты.

Заһитта – яңа ФАПЗаһитта – яңа ФАП
Заһитта – яңа ФАП
Яңа ФАП төзелеше “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Башкортстан Республикасында Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасында катнашу чикләрендә тормышка ашырылды. Бу проект авыллар өчен аеруча мөһим булган сәламәтлек саклау инфраструктурасын яңарту һәм яхшыртуга юнәлтелгән.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәк-ярак белән җиһазландырылган. Әлеге ФАПта 200гә якын кеше хезмәтләндерелә. Аларны фельдшер Лилия Шәвәлиева кабул итә.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас