Максат: пациентларда һәм аларның гаилә әгъзаларында беренчел онкологик авырулар килеп чыгуны һәм аларның рецидивларын профилактикалау ысуллары турында хәбәрдарлыкны арттыру.
Онкология авыруларын даими медицина тикшеренүе үткәндә һәм диспансерлау ярдәмендә диагностикаларга мөмкин. Авыруларны профилактикалауның иң яхшысы — сәламәт яшәү рәвеше алып бару, атап әйткәндә:
1. Тәмәкедән баш тарту;
2. Дөрес туклану;
3. Гәүдә авырлыгын саклау һәм симерүгә каршы көрәш;
4. Даими физик йөкләнешләр.
Онкология авыруларын иртәрәк ачыклау дәвалауны нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирә. Күп кенә куркыныч факторлар үз-үзеңне сәламәт тотуга бәйле һәм төзәтелергә мөмкин. Шулардан тәмәке тарту — онкологик авырулар хәвефенең иң мөһим факторы.
50 яшь чиген үткәч, тизәкнең яшерен канга даими иммунохимик анализы һәм/яки колоноскопия үтәргә кирәк.
30 яшьтән соң хатын-кызларга ел саен яман шешкә һәм гинекологта аналык муентыгының яман шеш алды зарарлануына скрининг узарга кирәк.
Фото: “https://shkolagvardejskaya”