+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 февраль 2025, 18:50

Радий Хәбиров Баймак районында яңа дәваханә эше белән танышты

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Баймак районына эш сәфәре вакытында Ургаза авылында республика сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән яңа модульле участок дәваханәсендә булды.  

Радий Хәбиров Баймак районында яңа дәваханә эше белән танышты
Радий Хәбиров Баймак районында яңа дәваханә эше белән танышты

Медицина учреждениесе 2024 елда эшли башлады. Хезмәт күрсәтү зонасына 10 торак пункт керә, анда 3 меңнән артык кеше яши. Бинада ике терапия һәм бер педиатрия участогы эшли.

Дәваханәдә процедура, прививка ясату, физиотерапия, акушерлык кабинетлары һәм башка бүлмәләр җиһазландырылган.
Шулай ук биредә тәүлек буе эшли торган алты стационар һәм алты урынга исәпләнгән терапия профилендәге көндезге стационар бар.

Республика Башлыгы кабинетларны карады, табиблар һәм пациентлар белән аралашты.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, авыл медицинасын модернизацияләү – төбәк комплекслы хәл итә торган төп бурычларның берсе.

- Без иске фельдшер-акушерлык пунктларын тулысынча алыштырабыз. 490 модуль конструкция – ФАПлар, авыл участок дәваханәләре, табиблар практикасы офислары урнаштырылды. Моннан биш ел элек булган хәлләр белән чагыштырганда, без бик алга киттек һәм авыл медицинасы инфраструктурасын шактый ныгыттык, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Тагын бер мөһим бурыч – Сәламәтлек саклауны кадрлар белән тәэмин итү, һәр ФАПта белгечләр эшләсен.

Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас