+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 февраль 2025, 09:58

Башкортстанның 20 медицина учреждениесе неврология буенча лицензия алган

2024 елда үткәрелгән лицензияләү нәтиҗәсендә Нефтекамадагы яңа клиника халыкка неврология буенча медицина хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеге алды.

Башкортстанның 20 медицина учреждениесе неврология буенча лицензия алганБашкортстанның 20 медицина учреждениесе неврология буенча лицензия алган
Башкортстанның 20 медицина учреждениесе неврология буенча лицензия алган

 

Әлеге профиль буенча алты айлык эшчәнлек дәверендә неврологик симптомнар белән 300дән артык пациент кабул ителгән инде, аларның күпчелеге – балалар. Монда неврологлар белән тыгыз тандемда логопед, дефектолог, психолог, массажист һәм социаль хезмәткәрләр эшли, бу пациентка дәвалануның иң яхшы нәтиҗәсенә ирешергә мөмкинлек бирә.
Клиникада неврологик авыруларны иртә диагностикалауга электроэнцефалографиянең заманча аппараты булыша.

«Сәламәтлек мәктәбе» нең мөһимлеген билгеләп үтәргә кирәк, ул төрле авырулар буенча аңлаешлы мәгълүмат бирә, сәламәтлеккә җаваплы һәм аңлы мөнәсәбәткә өйрәтә.

. – Хәзерге вакытта лицензияләрнең бердәм реестрында республиканың неврология буенча эшчәнлек алып баруга лицензиясе булган 581 медицина учреждениесе теркәлгән. 2024 ел дәвамында гына да Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге тарафыннан моңа кадәр булмаган 20 медицина учреждениесенә шундый ук лицензияләр рәсмиләштерелде, – ди сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.

Хәзерге вакытта эшкуарлар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Лицензияләү процессын җиңеләйтүгә лицензиатлар өчен лицензияләү бүлегенең үзендә, шулай ук ведомство сайтында электрон рәвештә аңлатмалар һәм лицензия алу өчен адымлы инструкция ярдәм итә.

Фото: https://pravitelstvorb.ru/news/26059/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас